Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина кораллы көчләрендә башкорт хәрби бүлекчәсе барлыкка килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

“Бу Башкортстанда туучылардан торган тулы бер рота, анда урыслар да бар. Алар Украина кораллы көчләрендә аерым милли хәрби бүлекчә булырга теләде", ди Украина хакимиятләре.

Күптән түгел ачылган "Рота "Башкорт" Telegram-каналында башкорт һәм урыс телләрендә мөрәҗәгать чыкты — анда Украина кораллы көчләрендә башкорт хәрби бүлекчәсе оештырылуы турында әйтелә.

"Без урыс дөньясының башка халыкларга нәрсә китерүен Украинада үз күзләребез белән күрдек: үлем, газаплар һәм җимереклекләр. Тулысынча җимерелгән шәһәрләр, электростанцияләр, мәктәпләр һәм хастаханәләр. Меңләгән сивилләрнең һәлак булуы, шул исәптән йөзләгән баланың үлеме. Миллионлаган качаклар. Нәрсә өчен болар? Урыс патшасы Путинның империячел амбицияләре өчен", диелә мөрәҗәгатьтә.

Шулай ук анда "йөзләгән ел элек безнең [башкорт] халкы да азат булган, әмма урыс оккупантлары безнең җирләргә сугыш белән килгән һәм без бәйсезлегебезне югалтканбыз", диелә.

Мөрәҗәгать авторлары "Украинага бәйсезлеген якларга, басып алынган җирләрен кире кайтарырга булышырга" ниятләвен әйткән, алар моны "бөтен изелгән халыклар белән бергә соңрак безнең халыкларга азатлыгын кире кайтару өчен", дип аңлата.

"Без бүген күп түгел, әмма иртәгә күбрәк булачакбыз, ә берсекөнгә — тулы бер гаскәр булырбыз", дип төгәлләнә мөрәҗәгать.

Русиядә тыелган "Башкорт" милли оешмасының элекке лидерларыннан берсе, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов бу хәрби бүлекчәгә үзенең дә, мөһаҗирлектә төзегән оешмасы — "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә катнашы булмавын җиткерде.

Бу отрядның элекке "Башкорт" оешмасына да катнашы юк, диде ул.

Украина президенты офисы киңәшчесе Алексей Арестович башкорт ротасы барлыкка килү турында сөйләгәндә аның "легион составында түгел, Украина кораллы көчләрендә аерым" оешуын әйтте.

"Бу Башкортстанда туучылардан торган тулы бер рота, анда урыслар да бар. Алар Украина кораллы көчләрендә аерым милли хәрби бүлекчә булырга теләде. Бездә милли хәрби бүлекчәләр хуплана, әйтик бездә "Туран" дигән төрки хәрби бүлекчә дә бар", дип белдерде Арестович.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG