Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОПЕК+ нефть чыгару күләмен октябрьдә киметелгәнчә калдырырга булды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Октябрьдә ОПЕК илләре тәүлегенә 2 миллион мичкә нефть чыгарырга килешкән иде, бу 2023 елга кадәр үзгәрешсез калачак.

Нефть белән тәэмин итүче илләр төркеме – ОПЕК+ нефть чыгаруга октябрьдә билгеләнгән квоталарны үзгәрешсез калдырырга булды. 5 октябрьдә нефть чыгару күләмен тәүлегенә 2 миллион мичкәгә калдырып, киметергә килешкәннәр иде.

Бу дөньядагы ихтыяҗның якынча ике проценты. Якшәмбе, 4 декабрьдә ОПЕК+ министрлары әлеге планны 2023 елга кадәр үзгәрешсез калдырырга килеште.

Квоталарны киметүне Кушма Штатлар һәм Көнбатышның башка илләре тәнкыйтьләп чыкты. АКШ ОПЕК+не һәм берләшмәгә керүче илләрнең берсен – Согуд Гарәбстанын Украинадагы сугышка кармастан, Русия мәнфәгатьләренә ярашлы эш итүдә гаепләде.

ОПЕК+ исә нефть чыгаруны киметүен икътисади фаразлар начараю белән бәйләп аңлатты. Нефть бәяләре октябрьдән кими.

ОПЕК+ министрлары утырышы алдыннан, җомга көнне "Зур җиделек" илләре һәм Австралия Русия нефтенә иң югары бәяне бер мичкәсенә 60 доллар итеп кую турында килешкән иде. Алданрак Европа берлеге илләре дә шундый ук карар кабул итте.

Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү. Мәскәү исә үзе өчен отышлы булмаган бәядән нефть сатмаячагын әйтте.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.
  • 5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG