Accessibility links

Кайнар хәбәр

1ADAT: Кадыровны тәнкыйтьләгән чечен блогеры Тумсо Абдурахманов үтерелгән


Тумсо Абдурахманов. Архив фотосы
Тумсо Абдурахманов. Архив фотосы

Тумсо Абдурахманов декабрьнең беренче көннәрендә элемтәгә чыкмый башлаган. Хокук яклаучылар аның югалуын белдерде. Шул чакта ук блогерны үтергән булулары ихтимал дип фаразланды, әмма бу расланмаган иде.

Швециядә Чечня хакимиятләрен тәнкыйтьләве белән танылган блогер Тумсо Абдурахманов үтерелгән. Бу хакта "Европа һәм Чечнядагы мәгълүмат чыганакларына" сылтанып, Чечняның оппозицион Telegram-каналы 1ADAT хәбәр итә.

"Тумсо төнлә бер төркем зат тарафыннан атып үтерелгән һәм хәзер үтерү нечкәлекләре ачыклана", дип язалар 1ADAT-та. Канал башка нечкәлекләр турында хәбәр итми, әмма махсус хезмәтләрнең Тумсо Абдурахмановның абыйсын яшерүен искәртә.

Азатлыкка Абдурахмановның үлемен аның көрәштәшләре дә раслады. Аны Швециядә 1 декабрьдән 2 декабрьгә каршы төндә атып үтерүләре хәбәр ителә. Әлегә швед тәртип саклау оешмалары фикер белдермәде.

Тумсо Абдурахманов декабрьнең беренче көннәрендә элемтәгә чыкмый башлаган иде. Хокук яклаучылар аның югалуын белдерде. Шул чакта ук блогерны үтергән булулары бар дип фаразланды, әмма бу расланмаган иде.

  • Тумсо Абдурахманов Чечня хакимиятләрен тәнкыйтьләве белән билгеле. Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның туганнары белән низагка кергәч, 2015 елда ул Русиядән күчеп китте. Швециядә аңа сәяси качак статусы бирелде. Чечняда Абдурахмановны "Ислам дәүләте" террорчы оешмасы белән элемтәләрдә гаеплиләр.
  • 2020 һәм 2021 елда Тумсоның үзенә һәм абыйсы Мөхәммәткә һөҗүм иткәннәр иде инде. Узган ел декабрьдә Тумсо Абдурахманов Чечняда тугыз туганын урлауларын хәбәр иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG