Брюссельдә Русиягә каршы чикләүләрнең яңа җыелмасын кертү турында фикер алышалар, бу Украинада сугыш башланганнан бирле тугызынчысы, дип яза Politico.
Басма искәртүенчә, 3-4 декабрьдәге ялларда Еврокомиссия Европа берлегенең әгъза-илләре белән бу мәсьәләдә киңәшләшүләр үткәргән. Яңа чикләүләргә технологияләр, финанслар һәм медиа өлкәсендәге 180 кеше һәм ширкәт эләгергә мөмкин.
Чикләүләрне "шактый тиз" килештерергә мөмкиннәр - Европа берлегенең иң якында узачак җыенына ук, дип сөйләгән Politico-га берничә дипломат. Ә Европа берлегенең якындагы җыены киләсе атнага ниятләнә.
- 5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.
- 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!