Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан активистларына Бауман урамында бәяләр артуга каршы чара үткәрергә рөхсәт итмәгәннәр


Казанның Бауман урамы
Казанның Бауман урамы

Казан башкарма комитеты бу вакытта башка чаралар узачак дигән һәм активистларга Кәрим Тинчурин скверына барырга тәкъдим иткән. 

Казан активистлары Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле яки "Китап йорты" янында 4 декабрьдә киңкүләм пикет оештыруга гариза биргән булган.

Казан башкарма комитетында исә бу вакытта башка "мәдәни чаралар" узачагын белдереп, рөхсәт итмәгәннәр — чынлыкта исә мәйданчыкларның бер өлеше буш булган. Мэриядә каршылык чарасын Кәрим Тинчурин скверына күчерергә тәкъдим иткәннәр. Бу хакта активистлар "Гроза"га сөйләгән.

Активистлар Казан башкарма комитеты рөхсәт итмәгән мәйданчыкларны тикшергән. Бауман урамында сәгатьләр янында һәм "Боҗра" сәүдә үзәге каршында зур булмаган концертлар үткән.

Чыгыш ясаучылар бу чаралар мәдәният министрлыгыныкы иде дигән: "Идел буе халыклары уеннары" узган һәм пенсионерлар Гумилёв истәлегенә чыгыш ясаган диелә.

Шаляпин һәйкәле һәм "Китап йорты" каршындагы мәйданчыклар 14:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр буш торган.

  • Октябрьдә Казан хакимиятләре гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы канунга сылтанып, сугышка каршы пикет уздыруны тыйган иде.
  • "Путин сугышын яклаучыларга барлык чаралар уздырырга да рөхсәт ителгән. Хәтта коронавирус вакытында да стадионнарда җыелалар иде. Гәрчә, медицина таләпләре нигезендә мондый чараны оештырырга ярамаса да. Хәзер сугыш башланганнан соң каршы булучыларга җыелырга рөхсәт ителми", дип сөйләгән иде ул чакта Ренат Сәлимов.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы унынчы ай дәвам итә. Халыкара чикләүләрнең тискәре нәтиҗәләрен түрәләр генә түгел, гади халык та нык сизә. Сугыш башлангач бәяләр нык артты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG