Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең сугышка мобилизацияләнгән 29 хәрбие фронттан качкан: аларны ташлап калдырганнар һәм ашатмаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Туганнары аларны өйләренә кайтарып җибәрүне, ә хакимиятләр дезертирлык өчен хөкем итүне таләп итә.

Уралның Ирбит шәһәреннән Украинадагы сугышка җибәрелгән 29 ир фронтта куелган урыннарыннан киткән, дип җиткерә Екатеринбурның e1.ru басмасы. Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары әйтүенчә, бу ирләрне хәрби җитәкчеләре ташлап киткән, аларның ашарга ризыклары, эчәргә сулары булмаган, хәрби бурычлар да бирелмәгән. Туганнары аларны өйләренә кайтарып җибәрүне, ә хакимиятләр дезертирлык өчен хөкем итүне таләп итә.

Ирбит хәрбиләренең хатыннары ирләрен сентябрь ахырында мобилизацияләүләрен сөйли. Хәрби хәрәкәтләр барган урынга алар октябрьдә җибәрелгән. Ноябрь ахырында исә туганнарына шалтыратып, куелган урыннарыбыздан китәргә мәҗбүрбез, чөнки хәрби җитәкчеләрсез калдык, безгә су һәм ризык бирүдән туктадылар, ә рация аша ярдәм соравыбызга беркем җавап бирми дигәннәр.

Ирләр үзләренә чокыр казудан башка эш бирмәүләрен сөйләгән, шул ук вакытта аларга көрәкләр тапшырылмаган, штык-пычак кулланырга кушканнар. Башка бернинди хәрби бурыч та куелмаган.

Мобилизацияләнгәннәрнең хәзер кайда булуы әйтелми, шулай да туганнары әйтүенчә алар телефоннан шалтыратып тора һәм күбебез чирли, ачлыктан интегә, ә безне "дезертирлар итмәкче булалар һәм төрмә белән яныйлар" дип сөйли. Димәк солдатлар кабат хәрби бүлекчәләренә кайткан дип фаразларга мөмкин.

Хатыннары ирләрен өйгә кайтарып җибәрүне, аларга медицина тикшерүе уздыруны сорый. Алар хәрби прокуратурага, Солдат аналары комитетына, Русия думасының Свердлаудан депутаты Максим Ивановка, саклану министрлыгына, Свердлау өлкәсе губернаторына һәм хәрби комиссарына мөрәҗәгать иткән.

Русия думасының Свердлаудан депутаты Максим Иванов бу хәлләрне башкачарак күрә. Аның әйтүенчә мобилизацияләнгәннәр эчеп исергән, коралларын ташлап шәһәргә качкан һәм шул рәвешле фронтның 500ләп метрын буш калдырган. Депутат аларны кырыс җәзаларга тиешләр дип саный. Иванов әйтүенчә, мобилизацияләнүчеләрнең берсен "контркүзләү алып киткән", ә калганнарын башка взводларга бүлгәләгәннәр.

Иванов хәрбиләрне "хатыннары итәге артына качуда", хатыннарның үзләрен исә – ялган мәгълүмат бирүдә гаепли. Алар миңа ирләренең түгел, башка кешеләрнең фотоларын җибәрде, ди депутат.

  • Элегрәк Воронеж өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәрнең туганнары хакимиятләргә мөрәҗәгать итеп, Воронеж ирләрен коткаруны сораган иде. Алар аннексияләнгән Луһански өлкәсендәге Сватово шәһәре янында хәрби җитәкчеләре солдатларны ташлап калдырган дип чаң сукты.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

.🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG