Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: Көнбатыш чикләүләр кертсә дә, Русия ракетлар ясавын дәвам иткән


Киев өлкәсендә бәреп төшерелгән Русия канатлы ракетының өлешләре. 5 декабрь 2022 ел
Киев өлкәсендә бәреп төшерелгән Русия канатлы ракетының өлешләре. 5 декабрь 2022 ел

Бу — йә Мәскәү аларны сатып алуның башка юлларын тапкан, йә сугыш башланганчы Русиянең әлеге компонентлар запасы күп булган дигәнне аңлата, ди газет.

Русия Украинага һөҗүм итүдә кулланган канатлы ракетларның кайберләре Көнбатыш чикләүләре кертелеп, берничә ай узганнан соң ясалган. Бу хакта Британиянең Conflict Armament Research тикшерү үзәге аналитикларына сылтама белән The New York Times газеты хәбәр итә.

Белгечләр 23 ноябрьдә булган көчле һөҗүмнән соң табылган Х-101 канатлы ракетларының калдыкларын өйрәнгән. Коралдагы тамгалаулардан күренгәнчә, бер ракет быел җәй көне, икенчесе кимендә октябрьдә эшләнгән.

Белгечләр әйтүенчә, Русия Көнбатыш чикләүләренә карамастан ракетлар җитештерүне дәвам иткән, ә бу чикләүләр Мәскәүне ракет ясау өчен кирәкле өлешләрдән мәхрүм итәргә тиеш иде.

Бу — йә Мәскәү аларны сатып алуның башка юлларын тапкан, йә сугыш башланганчы Русиянең әлеге компонентлар запасы күп булган дигәнне аңлата, ди газет.

Моңа кадәр Киевка барып дүрт мәртәбә тикшерү үткәргән аналитиклар Русиянең үзләре тикшереп караган бөтен кораллары да Көнбатыш компонентларын кулланып эшләнүен ачыклаган.

  • Русиянкең Украинага каршы сугышы Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды.
  • Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, АКШ Русиягә микроэлектроника, авионика һәм Америка технологияләре кулланып җитештерелгән очкыч өлешләре сату кагыйдәләрен кырыслаткан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG