Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларның яңа туган балаларына кирәк-яраклар җыелмасы бүләк итәчәкләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Элегрәк мондый җыелманы гаиләдә кеше башына туры килгән керем яшәү минимумыннан артмаган очракта гына бирәләр иде.

Татарстанда Украинадагы сугышта катнашучыларның гаиләләренә яңа ярдәм чарасы гамәлгә кертелгән, бу хакта "Татмедиа" яза. Сугышта катнашучыларның яңа туган балаларына кирәк-яраклар җыелмасы бүләк итәчәкләр. Бу карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Элегрәк мондый җыелманы гаиләдә кеше башына туры килгән керем яшәү минимумыннан артмаган очракта гына бирәләр иде.

Документта әйтелгәнчә, бу быелның 20 октябрьдән башлап өйләнешкәннәргә генә кагыла.

Бала кирәк-яраклары бирү мобилизацияләнгәннәрнең, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары ихтыяриларның, Росгвардиядә хезмәт итүчеләрнең, шул исәптән сугышта һәлак булучыларының гаиләләренә кагыла диелә.

  • 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. Украина саклану министрлыгы мәгълүматынча, шул вакыттан бирле Русиянең югалтулары - 88 880 кешегә җиткән. Русия саклану министрлыгы исә һәлак булучыларның санын соңгы мәртәбә 21 сентябрьдә, мобилизация игълан ителгән көнне әйтте һәм Украинага каршы сугышта 5 937 хәрби үлде, диде.
  • Азатлык ачык чыганаклардан Украинадагы сугышта һәлак булучы татар-башкорт ир-егетләренең исемлеген туплый. Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 187, Башкортстаннан кимендә 281 кешенең үлеме теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG