Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ил нефтен сату бәясен чикләүләренә җавап әзерлиләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Әйтик бәя чикләве кертүне хуплаган илләргә нефть сатуны тулысынча тыю карала, шул исәптән алар Русия нефтен арадашчы-илләр аша сатып алса да.

Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралиянең Русия нефтенә бәя чикләве кертүенә Русия хакимиятләре җавап механизмы әзерли, өч вариант карала. Бу хакта хөкүмәткә якын чыганакларына сылтанып "Ведомости" яза.

Беренче очракта бәя чикләве кертүне хуплаган илләргә нефть сатуны тулысынча тыю күз уңында тотыла, шул исәптән алар Русия нефтен арадашчы-илләр аша сатып алса да.

Икенче очракта, нефтьне нинди ил сатып алуына карамастан, әгәр килешүдә бәя чикләве шарты бар икән, экспорт тыела.

Өченче очрак индикатив бәя кертүне күз уңында тота. Ягъни Русиянең Urals нефтенә иң югары ташлама куелачак. Тик басма чыганаклары моның ихтималы аз дип саный.

  • 5 декабрьдә Русиягә каршы сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керде, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар. Бу чикләүне Европа берлеге, Зур җиделек илләре һәм Австралия кертте.
  • Бу карарның максаты – Русиянең Украинага каршы сугыш алып барырга ярдәм итәрдәй керемнәрен киметү.
  • Русия вице-премьеры Александр Новак Русия хакимиятләре бәя чикләве керткән илләргә нефть сатудан баш тартырга мөмкинлек бирүче чаралар әзерли дигән иде.
  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG