Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли мәҗлесе Русияне ПАЧЭСтагы әгъзалыгыннан мәхрүм итәргә чакыра


Оешманың 60нчы пленар утырышы 7 декабрьгә билгеләнгән, ул Сербия башкаласы Белградта үтәчәк.

Кырымтатар халкының милли мәҗлесе Русияне Кара диңгез икътисади хезмәттәшлеге парламент ассамблеясендәге (ПАЧЭС) әгъзалыгыннан мәхрүм итәргә чакыра, оешманың 60нчы пленар утырышы 7 декабрьгә билгеләнгән, ул Сербия башкаласы Белградта үтәчәк.

Бу хакта Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров үзенең Facebook сәхифәсендә хәбәр итте.

Шулай ук Кырымтатар милли мәҗлесендә искәртүләренчә, ПАЧЭС утырышында Русия делегациясе әгъзаларыннан берсе – аннексияләнгән Кырымнан Русия думасы депутаты Михаил Шеремет катнашачак. Чубаров моны ПАЧЭС алдында "аеруча оятсыз" гамәл дип атый.

Әлегә Русия Кырымтатар милли мәҗлесенең бу мөрәҗәгатенә рәсми җавап бирмәде.

  • Кара диңгез икътисади хезмәттәшлеге парламент ассамблеясе 1993 елның 26 февралендә оештырылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG