Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эмине Джеппар: "Русиянең мине эзләүгә бирүе – эшемнең нәтиҗәлелеген тану"


Эмине Джеппар, Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары
Эмине Джеппар, Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары

Русия иминлек хезмәте Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Эмине Джеппарны "Русиянең территориаль бөтенлеген бозу" турындагы эш кысаларында читтән торып кулга алуны сорады. Эмине ханым моны үзенең эшенең нәтиҗәлелеген тану дип бәяләде.

ӨСТӘМӘ. Freedom House оешмасы Марк Палмер премиясен Эмине Джеппарга бирергә карар итте. Бу хакта оешма 7 декабрь белдерүендә хәбәр итте.

Марк Палмер премиясе дипломатларга яки халыкара оешмалар рәсмиләренә демократия һәм кеше хокукларын яклауда кыю һәм эффектив чаралар кулланып ирешкән казанышлар өчен бирелә. Премия 2011 елда булдырылган.

Русия иминлек хезмәтенең эзләүгә бирү һәм читтән торып кулга алу карары турында Эмине Джеппар үзенең Фейсбук битендә Украина кораллы көчләре көне уңаеннан котлау хәбәрендә белдерде.

"Бәйрәм белән Украина кораллы көчләре, туганнарым!

Мин дә бүген үз "медалемне" алдым. ФСБ (Русиянең иминлек хезмәте - ред.) Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсен мине "Русиянең территориаль бөтенлеген бозу" турындагы эш кысаларында читтән торып кулга алуны сорый.

Таныйм: Русия минем Ватанымны оккупацияләгән беренче көннәреннән үк, 2014 елдан бирле, Украинаның территориаль бөтенлеген торгызу белән шөгыльләнәм. Шуңа күрә бу үтенечне үз эшемнең нәтиҗәлелеген тану дип кабул итәм.

Безнең кораллы көчләр дипломатлар, волонтерлар, журналистлар, табиблар, укытучылар - үз фронтларында дәүләтне яклаучыларның барысы да - Украина җиренең һәр кисәген кайтарачагын беләм. Украинага дан!" дип язды ул Фейсбук битендә.

Шунда ук Эмине Джеппарның украин хәрбиләренә дрон тапшырган фотосы да урнаштырылган.

2017 елда Эмине Джеппар БМО Гомум мәҗлесенең XXI сессиясендә Украинаның асаба халыкларны, аерым алганда кырымтатарларның хокукларын яклаучы бердән-бер дәүләт булуы турында чыгыш ясаган иде.

Эмине Джеппарның БМО Гомум мәҗлесенең XXI сессиясендә чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:43 0:00

Белешмә: Эмине Джеппар

Эмине Джеппар — Украинаның дәүләт эшлеклесе, Украина тышкы эшләр министры урынбасары, милләте белән кырымтатар.

  • 5 май 1983 елда Кырымның Керич шәһәрендә табиблар гаиләсендә туган. Мәктәпне тамамлаганнан соң, Киевтагы халыкара мөнәсәбәтләр университетында укыган.
  • 2002-2003 елларда Украина вице-премьерының һуманитар (милли азчылыклар) мәсьәләсендә штаттан тыш ярдәмчесе.
  • 2008-2010 елларда Украина тышкы эшләр министрлыгының мәдәни-һуманитар хезмәттәшлек департаментында өченче сәркатип.
  • 2011-2014 елларда АТР бәйсез кырымтатар телеканалында журналисты, хатын-кызлар өчен "Шерфе фейшн" атналык програмы алып баручысы.
  • 2014 елның февраленнән Азатлык/Азат Европа радиосының "Qırım.Aqiqat" проекты баш мөхаррир урынбасары.
  • 2015 елның октябреннән Украина мәгълүмат сәясәте министрының Кырым мәсьәләсендә киңәшчесе, аннары беренче урынбасары (2019 елның сентябренә кадәр).
  • 2019 елда Украина парламентына сайлауда намзәт, "Украина стратегиясе" исемлегендә дүртенче урында, ләкин сайлана алмый.
  • 2020 елның маеннан Украина тышкы эшләр министрының беренче урынбасары. Бу вазифада Кырымны деоккупацияләү максатында оешкан "Кырым платформасы" халыкара проекты белән шөгыльләнә.
  • Украинаның ЮНЕСКО эшләре буенча милли комиссия җитәкчесе.
  • Кияудә, ире белән Иман һәм Алем-Солтан исемле кызларын үстерәләр.
  • Әти-әнисе, туганнары Кырымда, Керичтә яши.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG