Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста дәүләткә хыянәт өчен түрәләргә һәм хәрбиләргә үлем җәзасы бирү турында канунны беренче укылышта хупладылар


Беларус парламенты утырышы. Архив фотосы
Беларус парламенты утырышы. Архив фотосы

Бу канун өлгесе - “җимергеч элементларны тотып тору” һәм “дәүләткә хыянәт белән катгый көрәшүне күрсәтү” өчен кирәк диелә.

Беларуста Вәкилләр пулаты дәүләткә хыянәттә гаепләнүче вазифаи затлар яки хәрбиләр өчен үлем җәзасы кертүче канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Бу хакта депутатларның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "Җинаять җаваплылыгы мәсьәләләре кодексларын үзгәртү турындагы" канун өлгесе - "җимергеч элементларны тотып тору" һәм "дәүләткә хыянәт белән катгый көрәшүне күрсәтү" өчен кирәк.

Шулай ук депутатлар Беларус кораллы көчләрен һәм хәрби оешмаларын дискредитацияләгән өчен дә җаваплылык кертергә тәкъдим итә.

  • Беларус - Европада үлем җәзасы калган бердәнбер ил. 1990 еллардан башлап илдә 400дән артык шундый хөкем карары үтәлгән.
  • Майда Александр Лукашенка Беларус Җинаять кодексына төзәтмәләр имзалады, алар террорчылык акты кылырга омтылучылар өчен үлем җәзасы кертә. 29 майдан бу төзәтмәләр гамәлгә керде. Беларуста оппозиция тарафдарларын террорчы эшчәнлектә гаепләүләре - гадәти күренеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG