Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский Украинадагы сугыш 2023 елда бетәчәгенә өмет белдерде


Украина президенты Владимир Зеленский
Украина президенты Владимир Зеленский

Бу хакта ул Politico-га мөрәҗәгатендә әйтте, басма Зеленскийны Европадагы иң йогынты ясардай кеше дип таныган иде. Шул ук вакытта 7 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинадагы сугыш "озын процесс"ка әйләнергә мөмкин дигән иде.

Украина президенты Владимир Зеленский сугышның киләсе елда ук бетәчәгенә өмет белдерде. "Украиннарның киләсе елда да, әмма инде тыныч вакытта, иң йогынтылы булачакларына ышанам, дигән ул Politico-га мөрәҗәгатендә, басма Зеленскийны Европадагы иң йогынты ясардай кеше дип таныган иде.

Шулай ук Зеленский "миллионлаган украинга бу коточкыч вакыт аралыгы аша узарга ярдәм итүләре өчен, Украинаның Европадагы барлык дусларына" рәхмәт әйткән.

Шул ук вакытта кичә, 7 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинадагы сугыш (ул моны "махсус хәрби операция" дип атый) "озын процесс"ка әйләнергә мөмкин дигән иде.

Путин Русиянең Украинаның яңа җирләрен аннексияләвен "Русия өчен мөһим нәтиҗә" дип атады, әмма моны дөньяның күпчелек илләре танымый.

Шулай ук Путин атом сугышы куркынычы артуын әйтте, әмма Русия хакимиятләре "акылдан язмады" һәм "атом коралы белән селтәнергә" җыенмый диде. Ул Русия "дәүләт мәнфәгатьләрен" башта "тыныч алымнар белән", әгәр бу да булышмаса, "бөтен булганы белән" яклаячак, дип тә белдерде.

  • Украина президентын 6 декабрьдә Time журналы да ел кешесе дип атаган иде.
  • Элекке актёр, шоумен Владимир Зеленский 2019 елда Украина президенты итеп сайланды. Русия бәреп кергәннән бирле Зеленский Украина саклануы белән идарә итә. Русия хәрбиләре Киевны чолгап алырга омтылганда да, ул шәһәрдән китмәде. Зеленский Украина ватандашларына соңгы вакыйгалар турында көн саен видео-мөрәҗәгатьләр яздыра. Сугыш башыннан бирле ул бер тапкыр да Украинадан читкә чыкмады, төрле халыкара форумнарда видео-элемтә аша чыгыш ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG