Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан Русия һәм Казакъстан белән газ берлеге төзүдән баш тарткан


Үзәк Азия харитасы сурәтендә Үзбәкстан байрагы
Үзәк Азия харитасы сурәтендә Үзбәкстан байрагы

Үзбәкстан энергетика министры сүзләренчә, Ташкент "беркайчан да газ өчен сәяси шартларга риза булмаячак".

Үзбәкстан Русия белән газ кудыруга бәйле сәүдәгә корылган килешүләр имзаларга әзер, әмма Мәскәү тәкъдим иткәнчә, Русия һәм Казакъстан газ берлегенә керергә җыенмый. Бу хакта Үзбәкстан энергетика министры Журабек Мирзамәхмүдов белдерде, дип хәбәр итә Reuters.

Министр сүзләренчә, Ташкент "беркайчан да газ өчен сәяси шартларга риза булмаячак". Мәскәү һәм Ташкент Русия газын күрше Казакъстан аша кудыру турында сөйләшүләр алып бара, әмма бу "техник контракт булачак" һәм "берлекне аңлатмаячак" дип искәрткән Мирзамәхмүдов.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков үзбәк министрының сүзләренә фикер белдереп, газ берлеге - газ өчен сәяси шартларга баруны күз уңында тотмый диде. "Һәр тараф үзенең энергия чыганакларын бары тик сәүдәгә корылган шартларда гына сата һәм сатуын дәвам итә. Әмма шул ук вакытта илләрнең үз гамәлләрен килештереп башкарасылары килә", дигән ул.

Песков әйтүенчә, Reuters Үзбәкстан министрының сүзләрен дөрес аңламыйча, ялгыш мәгълүмат биргән.

Салкын килгән кышта Үзбәкстанга ягулык җитми һәм ил Кытайга көненә алты миллион шакмак метр газ сатуын да туктатырга мәҗбүр булды, дип искәртә басма. Үзбәкстан өстәмә рәвештә табигый газ, электр энергиясе, ташкүмер һәм мазут сатып алу өчен башка илләр белән (нинди илләр икәне әйтелми) сөйләшүләр алып бара диелә. Илдә сыекландырылган газ экспортына тыю кертелгән.

Элегрәк Русия һәм Казакъстан президентлары – Владимир Путин белән Касым-Жомарт Токаев Үзбәкстан белән газ берлеге төзү тәкъдиме турында фикер алышты. Әмма белгечләр фикеренчә, Астана да, Ташкент та икенчел чикләүләрдән – ягъни гамәлдәге санкцияләрне бозган өчен кертелә торган чикләүләрдән шөбһәләнә һәм шуңа моның белән кызыксынмый.

30 ноябрьдә, Мәскәү, Астана һәм Ташкент арасында өч яклы газ берлеге төзү тәкъдименә фикер белдереп, Казакъстан тышкы эшләр министры урынбасары Роман Василенко ил үз җирләрен санкцияләрдән качу өчен куллануларына юл куймаячак диде.

  • Русиянең Украинага бәреп керүенә җавап итеп, Көнбатыш илләре даими чикләүләр кертә, алар русия ширкәтләре белән хезмәттәшлекне чикли яки тыя. Азия илләре, шул исәптән икенчел чикләүләрдән дә шөбһәләнгәнгә, бу санкцияләрне нигездә хуплый.
  • Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев күптән түгел Франциягә эш сәфәре кылды. Күп кенә килешүләр, шул исәптән Үзбәкстанга Франция инвестицияләре турындагы килешүләр дә имзаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG