Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мәхкәмәсе русияләрне "рухи яктан таркатучы" ун Telegram-каналны тыйган, аларның кайберләре сугыштагы югалтуларны язган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу пабликлар хәрбиләрне дезертирлыкка чакыра, хакимият вәкилләрен мыскыллый, русияләрне боза, шулай ук Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында шәхси белешмәләр туплый дип тапканнар.

Петербурның Дзержински мәхкәмәсе ун Telegram-каналны тыю карары чыгарган, мәхкәмә әлеге каналлардагы мәгълүмат "Русия ватандашларын рухи яктан тарката һәм әхлак критерийларын җуярга булыша", дип тапкан. Бу хакта шәһәр мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге карарны Петербур гарнизонының хәрби прокуратурасы тапшырган административ дәгъвадан соң чыгарганнар.

Матбугат хәбәрендә әйтелгәнчә, прокурорлар дәгъва белдергән пабликлар "хәрбиләрне дезертирлыкка чакыра, хакимият вәкилләрен мыскыллый, русияләрне боза, шулай ук Украинадагы сугышта катнашучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләре турында шәхси белешмәләр туплый.

Бу хәбәрдә телеграм-каналларның атамалары китерелмәгән. "Медиазона" Петербур мәхкәмәләре матбугат хезмәте җитәкчесе Дарья Лебедева белән элемтәгә чыккан, ул исә биш каналның исемен атаган.

Бу: Украинага каршы сугыштагы югалтулар турында мәгълүмат бирүче "Горюшко", Украинадагы сугышка каршы төрле протест чараларын яктыртучы, хәрби комиссараитларны яндыру, тимер юл диверсияләре хакында язучы "Останови вагоны" каналлары. Шулай ук үле Русия хәрбиләре фотоларын чыгаручы "Омерзительные рашисты" каналы, "Украина Сейчас: новости, война, Россия" яңалыклар паблигы, MANUSIA PRIBULAN дигән никлы кулланучының сәхифәсе дә тыелган.

  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Хакимиятләр кануннарны кырыслатты, барысыннан да ныграк тикшеренүче журналистлар һәм бәйсез медиалар зыян күрде. Аларга бөтен редакцияләре белән бергә "ят агент" тамгалары тактылар, "теләнмәгән оешмалар"га әйләнделәр, тентүләр һәм җинаять эшләре аша уздылар, Русия хакимиятләре сайтларын да томалады.
  • Украинадагы сугышны Русия саклану министрлыгы мәгълүматларына гына таянып яктыртмаганы өчен, Русиядә җиде меңнән артык сайт томаланды, кайбер бәйсез басмалар исә эшчәнлеген туктатып торырга мәҗбүр булды.
  • Русия хакимиятләре томалаган сайтлар арасында Азатлык радиосы һәм аның проектлары, Крым.Реалии, Idel.Реалии, Настоящее Время, "Америка авазы", New Times, "Тайга.инфо", DOXA, "Эхо Москвы", "Дождь", "Медуза", BBC-ның рус хезмәте, Deutsche Welle һәм башкалар бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG