Accessibility links

Шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат


Tatarstan -- Mansur Shihapov
Tatarstan -- Mansur Shihapov

Аңа 82 яшь иде.

Танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Мансур Шиһапов вафат, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге. Ул 9 декабрь кичендә китеп барган.

Мансур Әхмәт улы Шиһапов 1940 елның 1 маенда ТАССРның Балык Бистәсе районы Яншык авылында туа.

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлап, Казанга килә. 1957—1961 елларда В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала, соңрак Казан театр училищесын һәм Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1969-1972 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә нәфис сүз остасы булып эшли.

1974 -1976 елларда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш администраторы, аннары Курчак театры һәм Күчмә театрның мөдире булып эшли. Күчмә театрның статус-дәрәҗәсен күтәрүгә өлеш кертә. 1990нчы еллар башыннан ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшләде. Аннары республиканың С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залы мөдире булды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Аның "Әйләнеп кайтыгыз", "Аккош белән сөйләшү", "Туй күлмәге", "Яшьлегем эзләре", "Өлешемә тигән көмешем" һәм башка җырлары халык арасында популярлык казанды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG