Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы" бәйгесенең бюджеты нигә яшерелә?


"Татар кызы-2022" бәйгесе җиңүчесе Энҗе Габдуллинага бүләк тапшыру
"Татар кызы-2022" бәйгесе җиңүчесе Энҗе Габдуллинага бүләк тапшыру

11 декабрь Казанның Пирамида концертлар залында республикакүләм "Татар кызы" бәйгесе финалы узды. Гран-при алган кыз киләсе елга Үзбәкстанда узачак халыкара "Татар кызы" бәйгесендә Татарстан данын яклаячак. Казанда узган чарада Азатлык хәбәрчесе дә булды, чарадан репортаж тәкъдим итәбез.

"Татар кызы" бәйгесе финалын бүген республикадагы иң милли рухлы, хәтта ки патриотик тамаша дип атарга буладыр. Миллилек ягыннан ул Рабит Батулланың 2018 елдагы 80 яшьлек юбилей чарасына якынайды. Ә менә купшылыгы ягыннан Татарстанның иң зур хосусый медиа холдингы "Барс-медиа" компанияләр төркеме уздыручы "Татар җыры"н да арттырып җибәрә язды. Бу чагыштырулар юкка түгел. Сүзне миллилектән башлыйк.

"Татар кызы" бәйгесе 11 ел элек булдырылган. Быел Татарстанда җиденче тапкыр үткәрелә. Проектның төп идеясе – татар халкы традицияләренә тугрылык һәм татар кызларының рухи гүзәллеге.

Финал алдыннан кызлар ике атна Казанда яшәп, төрле остаханәләрдә катнашып, дәресләр укып, милләт тарихын, сәнгатен, кәсепләрен өйрәнә. Хореограф белән биюләр әзерләп, чыгышларын камилләштереп, шушы тамашага әзерләнәләр. Сәхнәдәге финал өлешендә бернинди көч сынашу, бәйгеләр юк, ә бәйрәм концерты һәм нәтиҗәләр ясау гына. Номинацияләре дә алдан билгеләнгән, дипломнарга исемнәре дә чуарлап язылган. Шуңа күрә, жюриның сәхнәгә чыгып, бер кулы белән җиңүче исеме язылган кәгазьне конверттан тартып чыгаруы, ә икенчесендә шул җиңүче исеме зур хәрефләр белән язылган дипломны тотып торуы читтән сәер күренә. Ник конвертны ачып торырга – дипломны күтәр дә укы бит. Син конвертны ачканчы ук, беренче биш рәттә утырган тамашачы ул исемне дипломнан укыды инде.

Быелгы тамаша Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакировның татар хатын-кызының милләт сагында торучы булуы турындагы сүзләреннән башланып китте.

Данис Шакиров
Данис Шакиров

— Бу матурлык, сәләт, милли традицияләр бәйрәме. Аның нигезе дә бар. 1917 февраль инкыйлабыннан соң, татар дөньясы шактый зур күтәрелеш кичерә һәм бу чорда Казанда беренче Бөтенрусия мөслимәләр җыены уздырыла. Әлеге җыенда, татар хатын-кызының гаиләдә, сәясәттә, җәмгыяви роле турында аерым карарлар кабул ителә. Шушы карарлар арасында татар кызларының милләт һәм тел сагында торуы ассызыклана. Бөек мәгърифәтчебез, татар хатын-кызларының казыясе Мөхлисә Бубыйның шундый сүзләре бар: "Хатын-кызның беренче бурычы – ана телен саклау". Безнең кызларыбыз да милләт, ана теле сагында торучы мәгърифәтче хатын-кызларыбызның варислары, - диде Данис Шакиров.

Туган тел, милләт, халык, ватан темасы тамашаның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылды. Җырлар да, биюләр дә шул хакта булды.

Ир-егетләрне дә искә алдылар. Алып баручы Әмир Әхмәдишин "бүген ил сагында торучы каһарманнарның исән-сау әйләнеп кайтуын теләде".

— Ир-егетләргә дан җырлаучы чаралар да республикабызда бик еш уза. Аларның берсе "Туган Батыр" дип исемләнгән халыкара проект. "Казан" бию ансамле балалар төркеме башкаруында "Туган Батыр" биюен тәкъдим итәбез, әлеге бию бүген илебез сагында торган каһарманнарыбызга багышлана. Аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез, - диде Әхмәдишин.

"Казан" бию ансамленең балалар төркеме
"Казан" бию ансамленең балалар төркеме

Совет берлегендә бик актуаль булган халыклар дуслыгы темасы да сәхнәгә менде. Әле октябрьдә генә президент Рөстәм Миңнеханов 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булачагы турында игълан иткән иде – халыклар дуслыгына багышланган биюне шуның белән аңлаттылар. Бәйгедә катнашучы кызлар төрле халык биюләрен башкарып, аны татарча бию белән йомгакладылар.

Халыклар дуслыгына багышланган бию
Халыклар дуслыгына багышланган бию

Тамашада Татар конгрессын 30 еллык юбилее белән котлап, аның татар халкы өчен зур эшләр башкаруын да мактап телгә алдылар.

"Дөнья татар конгрессы бөтен дөньядагы милләттәшләребезне үз кочагына ала, туплый, берләштерә, туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерүдә милләтара һәм киңара мөнәсәбәтләрне тотрыкландыруда бәяләп бетергесез зур эш башкара", диде алып баручылар.

Бәйгедә катнашкан һәр кызны берәр номинация белән бүләкләделәр: "Иң ягымлы кыз", "Иң кыю кыз", "Иң назлы кыз", "Иң зыялы кыз" һәм башкалар.

"Татар кызы-2022" республика бәйгесенең төп җиңүчесе итеп "Татар-информ" һәм "Интертат" журналисты, Актаныш кызы Энҗе Габдуллина аталды. Аңа хаситә, калфак һәм 60 мең сумлык сертификат тапшырылды. "Казан гүзәле" дип Зәринә Әгълиуллина танылды – аңа да хәситә, калфак һәм 40 мең сумлык сертификат бүләк иттеләр. Әтнәдән Гөлия Хәкимовага 30 мең сумлык махсус премия бирелде.

Бу финал концертында сәхнәдә бик күп танылган җырчылар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Алинә Шәрипҗанова, Марат Галимов, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Марсель Вәгыйзов, Илгиз Шәйхразиев, ОММАЖ төркеме һәм башкалар чыгыш ясады. "Казан" бию ансамбле биюләре күп булды. Фойеда ук кунакларны оркестр каршы алып торды. Тамашачылар бар да чакыру билетлары белән килгән иде.

Менә хәзер акча турында сөйләшик.

Әлеге купшы, аллы-гөлле шоу-концертны караганнан соң, "Татар кызы" бәйгесенең бюджеты күпме икән, дигән сорау туды. Дәүләт чаралары турында сүз барганда мондый сорау бөтенләй тумаска тиеш, алар аны ачык күрсәтергә тиеш кебек. Сүз бит халыктан җыелган салымнар, уртак бюджет турында бара.

Сүз башында бу чараны "Татар җыры" белән чагыштырган идек. Аның бюджеты һәрвакыт миллионнар белән исәпләнә һәм яшерелми. Күптән түгел булган матбугат очрашуында, "Барс-медиа" компанияләр төркеменең мөдирләр шурасы рәисе Камил Гәрәев быелгы "Татар җыры"ның бюджеты якынча 17-18 миллион сум булуы хакында әйтте. Югыйсә, алар үз тамашасына тотылган шәхси чыгымнарын кычкырып әйтмәсә дә, аларга беркем бер сүз әйтмәячәк. Тик "Татар кызы" бәйгесенең нигезендә дәүләт оешмалары һәм дәүләт акчасы. Ә ул зур сер булып чыкты.

Финал тамашасын алып баручыларның берсе Айваз Садыйров сәхнәдән болай дигән иде:

"Татар кызы" бәйгесе Дөнья татар конгрессы, Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе һәм татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла", диде Садыйров.

Шул ук сәхнәдән алып баручылар "Татар кызы" бәйгесе өчен Татарстан республикасы хөкүмәтенә һәм Дөнья татар конгрессына да рәхмәтләр җиткерде. Конгрессның башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров та үз чыгышында Рөстәм Миңнехановка финанс ярдәме өчен рәхмәтләр белдерде.

"Татар кызы" бәйгесе БТКның уңышлы проектларының берсе, ул бүген тулы бер хәрәкәткә әверелде. Беренче рәхмәтебезне Рөстәм Миңнехановка җиткерәбез, ул аның финанс ярдәме, хәер-фатихасы белән уздырыла", диде Данис Шакиров.

Гүзәлия Гыйниятуллина һәм Данис Шакиров
Гүзәлия Гыйниятуллина һәм Данис Шакиров

Пирамида концертлар залындагы тамаша башланганчы, "Татар кызы" халыкара бәйгесе дирекциясе башкарма мөдире Гүзәлия Гыйниятуллина һәм Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров журналистлар белән кыска вакытлы аралашу оештырды. Анда да бәйгенең бюджеты күпме булуы хакында ләм-мим бер сүз әйтелмәде. Бу хакта Данис Шакировтан аерым сораштык.

— "Татар кызы" бәйгесенең бюджеты күп өлешләрдән тора. Бер өлеше – дәүләт акчасы, аннан башка, партнерлар, иганәчеләр ярдәме дә күп, - диде Данис Шакиров.

— Һәрхәлдә, болар барысы да конкрет бер суммага җыеладыр. Бәйгенең бюджетын якынча булса да әйтә аласызмы?

— Дәүләт биргән өлеше күп түгел. Иганәчеләрдән җыелган өлеше күбрәк.

— Алайса, дәүләттән алынган өлеше күпме? Дәүләт акчасы сер була алмый, анысын гына әйтә аласызмы?

— Юк, сер була алмый. Сез моны дирекциядән сорагыз, - диде Шакиров.

"Татар кызы" халыкара бәйгесе дирекциясе башкарма мөдире Гүзәлия Гыйниятуллинага да шул ук сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Бәйгенең бюджетын әйтә алмыйм. Оештыру мәсьәләләре буенча сорауларга гына җавап бирәм, - диде Гүзәлия Гыйниятуллина.

— Бу сорау белән кая мөрәҗәгать итәргә?

— Бухгалтериягә барыгыз! – диде Гыйниятуллина кырт кисеп.

Сугышка һуманитар ярдәм җыелганда, хәтта бюджет хезмәткәрләре хезмәт хакының да күпмедер өлешен шул ярдәмгә дип алганда, миллионнар турында кычкырып әйтергә оялалардыр, дияр идең, "Барысы да фронтка!" дигән шигар астында яшәмибез, лабаса. Сугыш елларында да концертсыз тормаганнар. Иганәчеләрдән, партнерлардан җыелган ярдәм хөкүмәт биргән акчадан да зуррак өлешне алып торгач, бу хакта, киресенчә, курыкмый әйтергә кирәктер. Данис Шакиров белән Гүзәлия Гыйниятуллина "Татар кызы" бюджетыннан нигә сер ясый икән, монысы аңлашылмый калды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG