Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора": Русия саклану министрлыгы адвокатларга әсир украиннар белән күрешүне тыя


"Азовсталь" заводыннан әсир төшкән украин хәрбиләре. Архив фотосы
"Азовсталь" заводыннан әсир төшкән украин хәрбиләре. Архив фотосы

Хокук яклаучылар сүзенчә, төрле бәяләмәләргә күрә Украинаның берничә мең әсире ябулы тотыла, аларның күпчелегенең кайда булуы әйтелми.

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков Русия мәхкәмәсенең әсирлеккә төшкән Украина ватандашы белән бәйле беренче эшне каравын хәбәр итте. Хокук яклаучы әйтүенчә, әсир төшкән украиннар Русиядә яклау таба алмый.

Чиков язуынча, төрле бәяләмәләргә күрә Украинаның берничә мең әсире ябулы тотыла. "Аларның күпчелегенең кайда булуы билгеле түгел. Русия адвокатлары мөрәҗәгать иткәч, илнең саклану министрлыгы билгеле бер затларны тотып торуларын раслый, шулай ук сәламәтлекләре турында мәгълүмат бирә. Әмма аларның төгәл генә кайда тотылулары хәбәр ителми һәм алар белән аралашу тыела", дип яза ул.

Чиков әйтүенчә, быел 29 мартта Русия саклану министрлыгы хәрбиләре Украина ватандашы Никита Шкрябинны ирегеннән мәхрүм иткән. Шул вакыттан ул министрлык карамагында, билгесез җирдә тотыла.

Августта адвокат Леонид Соловьевка "махсус хәрби операциягә каршы торуы сәбәпле" Шкрябинны ирегеннән мәхрүм итүләрен раслаганнар. Адвокатка якланучысы белән очрашырга рөхсәт итмәгәннәр — Шкрябинның кайда тотылуын әйтмәгәннәр, моны "тарату чикләнгән мәгълүмат" дип белдергәннәр. Шул ук вакытта саклану министрлыгы Шкрябинны хәрби әсир дип танымый.

Адвокат тикшерү комитетының хәрби-тикшерү идарәсенә гариза язган: билгесез Русия хәрбиләренең украинны җибәрми торуы турында шикаять иткән, әмма оешма тикшерү уздырудан баш тарткан. Шуннан соң Соловьев гарнизон хәрби мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән, мәхкәмә исә хәрби тикшерү идарәсенең берни эшләмәвен — канунлы дип тапкан.

Мәхкәмә карарынча, Шкрябин "канунсыз гамәлләр" өчен тоткарланган, әмма ул нинди дә булса җинаять эше фигуранты булып тормый һәм аңа җинаять эзәрлекләве алып барылмый. Шуңа күрә мәхкәмә Шкрябинның процессуаль хокуклары, шул исәптән адвокатка хакы юк дип карар чыгарган.

  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдән дәвам итә. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG