Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизацияләнгән ир журналистлар белән аралашуы өчен үзен җәфалауларын сөйли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Брянски өлкәсеннән мобилизацияләнгән Роман Мартынов сугышка әзерлексез киткән, әмма беренче көннән үк алгы сафка эләккән. Сугышудан баш тарткач, егетне идән астына япканнар. Кемдер бу хакта видео төшереп алган, ә мәгълүматны читкә таратуда Мартыновны шикләнгәннәр. Егет үзен җәфалауларын сөйли.

Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән Роман Мартынов Русия тикшерү комитетына гариза язган, ул үзен журналистлар белән аралашуда шикләнеп җәфалауларын белдергән. Бу хакта хокук яклаучы Павел Чиков хәбәр итте.

Брянски өлкәсеннән 25 яшьлек Мартыновны Украинадагы сугышка 24 сентябрьдә чакырганнар. Хәрби җыен пунктында аңа нибары бер дәрес үткәреп, автоматтан аттырганнар, ә 1 октябрьдә фетнәчел Луһански "халык республикасына" алгы сафка җибәргәннәр, дип яза Чиков.

Икенче көнне Мартынов хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан, шуннан соң аны фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикалары"нда урнашкан, сугышта катнашудан баш тартучылар ябып тотыла торган өч идән асты аша уздырганнар диелә.

22 октябрьдә Astra Telegram-каналында видео чыкты, аны аннексияләнгән Луһански өлкәсендәге Рубежное шәһәрендәге идән астыннан төшерүләре, идән астында сугышта хәрби әзерлексез катнашудан баш тарткан 20ләп ир-егетнең тотылуы әйтелде.

Бу мәгълүматны Мартынов тапшырган дип шикләнгәннәр. "Миннән журналистларга "сугышудан баш тартучылар үзәге"нең кайда урнашуын кем сөйләргә мөмкин дип сорадылар, бу кеше мин дип фаразладылар", дип язган Мартынов тикшерү комитетына.

Егет ул чакта кайда булуларын төгәл белмәвен, шуңа бу мәгълүматны беркемгә тапшырмавын әйткән.

Шуңа карамастан, Мартынов гаризасында үзен җәфалауны дәвам итүләрен язган. Ул башыма һәм гәүдәмә йодрыклар белән суктылар, битем белән диварга каратып, тезләндерделәр һәм атып үтерү белән янадылар, дип ышандыра. Шуннан соң ул үзен канализация коесына атуларын һәм "дөресен сөйләсә" тереләй күмеп кую белән куркытуларын әйтә.

Ноябрь уртасында медкомиссиядән соң Мартыновны 7 декабрьгә кадәр хәрби хезмәттән азат иткәннәр. Икенче көнне ул җәфалаулар турында Русия тикшерү комитетына язарга булган.

Аннексияләнгән Донецки һәм Луһански өлкәләрендә сугышудан баш тарткан Русия хәрбиләре тотыла торган 12 урын бар, дип яза Astra. Русия президенты Владимир Путин исә мондый урыннар юк диде.

  • Әмма сугышудан баш тартучыларны ябып тотулары беренче тапкыр гына хәбәр ителми. Күптән түгел Приморьедан мобилизацияләнгән ир - Михаил Носов та тикшерү комитетына шуңа охшаш гариза язган иде. Ул үзен сугышка 23 сентябрьдә чакыртып алуларын сөйли, 10 көннән соң, тиешле дәрәҗәдә хәрби әзерлек тә узмаган килеш, ирне Донецки өлкәсенә алгы сафка җибәргәннәр. Носов хәрби хәрәкәтләрдә катнашудан баш тарткан, шуннан соң аны һәм баш тарткан башка хәрбиләрне Завитне Бажання авылындагы бинаның идән астына япканнар диелә. Ир тагын 17 мобилизацияләнгән ир белән бергә 15 дүрткел метрлы бинада ике атна буе утырдык дип ышандыра.
  • Сентябрь азагында социаль челтәрләрдә Шәйморатов батальонына кергән ир-атларның бер өлеше Украина белән сугышудан баш тарткан һәм үзләрен өйгә кайтарып җибәрүләрен таләп итә, дигән хәбәрләр тарала башлаган иде.
  • Берничә көннән Интернетта яңа видео чыкты: ул видеода, янәсе, Шәйморатов батальонында сугышудан баш тарткан ир-атлар. Аларны билгесез җирдә ниндидер бүлмәдә тоталар, һәм, янәсе, беренче видеоролик чыкканнан соң, аларга "су һәм ризык бирмибез, бәдрәфкә сирәк чыгарырбыз" дип яный башлаганнар икән.
  • Соңрак Азатлык бу видеоны төшергән ир белән сөйләште. Аның сүзләренчә, аларны Украинаның Херсон өлкәсе Яңа Каховка шәһәрендә тотканнар. Ир сугыштан баш тартучыларны ничек эзәрлекләүләре, нинди шартларда тотулары, хәрби җитәкчеләренең коточкыч мөгамәләсе турында сөйләде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG