Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөснуллин Путинны М12 юлы ачылышына Казанга чакырды


Марат Хөснуллин (с) һәм Владимир Путин Кырым күперендә, 5 декабрь 2022
Марат Хөснуллин (с) һәм Владимир Путин Кырым күперендә, 5 декабрь 2022

Русия президенты бүген М12 олы юлын “Восток” дип атарга, ә Петербурдан Владивостокка кадәрге өлешкә “Русия” дигән атама бирергә тәкъдим итте.

Мәскәү белән Казан арасындагы М12 юлын 2024 елның декабрь ахырына кадәр Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озынайтып салырга ниятлиләр. Бу хакта бүген транспорт инфраструктурасы объектларын ачкан вакытта Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин әйтте, чарада видео-элемтә аша Русия президенты Владимир Путин да катнашты.

Хөснуллин Путинны 20 декабрьдә Казанга, М12 юлының ачылышына чакырды.

"20 декабрьдә юлны Казанга кадәр салып бетерергә. Сезнең графикка ачылышны кертеп куярга ярыймы?", дип сорады Хөснуллин. Путин ризалашты.

Шулай ук Русия президенты бүген М12 юлын "Восток" дип атарга, ә Петербурдан Владивостокка кадәрге өлешкә "Русия" атамасын бирергә тәкъдим итте.

"Кешеләр ничек әйтте, шулай эшлик. Зур юл – "Русия", ә бу өлеше – "Восток" булсын", диде ул.

М12 машина юлының яңа өлешләреннән узу 220 сум чамасы торачак, дип яза ТАСС "Автодор"га таянып. Исәпләүләрнең ничек башкарылуы китерелми.

  • 800 километр озынлыктагы М12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде.
  • Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак.
  • Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр якынча 730 миллиард сум дип бәяләнә.
  • Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG