Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре социаль челтәрләрдә халыкка хисап бирергә мәҗбүр булачак


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Архив фотосы
Татарстан Дәүләт шурасы утырышы. Архив фотосы

Аларның постлары "Вконтакте" һәм "Одноклассники"да чыгып барачак диелә.

Бүген, 15 декабрьдә Татарстан Дәүләт шурасы "Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмалары эшчәнлеге хакында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирү турындагы" канунга үзгәрешләрне кабул итте. Депутатларга документны республиканың дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин тәкъдим итте.

Аның әйтүенчә, хәзер дәүләт һәм муниципаль оешма түрәләренең үз сайтлары, социаль челтәрләрдә сәхифәләре булырга тиеш. Хәйруллин әйтүенчә, бу хакимиятнең ачык булуын арттыру өчен кирәк.

Элегрәк Русия думасы да шундый ук федераль канун кабул иткән иде.

"Бердәм Русия" депутаты Лотфулла Шәфигуллин дәүләт хезмәткәрләре постларын нинди социаль челтәрләрдә чыгарачак дип кызыксынды. Министр исә Русия хөкүмәте боерыгына ярашлы, "ВКонтакте" һәм "Одноклассники"турында сүз бара диде.

  • Дәүләт шурасының дәүләт төзелеше комитеты утырышында бу мәсьәлә төрле фикерләр тудырган иде. Комитет әгъзалары республикадагы хакимият артык нык ачык булырга тиешме дип шикләнә, дип язган иде "Коммерсантъ".
  • Әйтик "Бердәм Русия" депутаты Николай Рыбушкин интернетта чыккан мәгълүматны республика халкы гына түгел, Украинадагы "дусларыбыз да" күрә алачак бит дип белдерде. Ә КПРФ фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов "цензура кирәк", диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG