Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә окоплар казу һәм фронтка якын урыннарда ныгытмалар төзү өчен эшчеләр җыя башлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Игъланнардан күренгәнчә, эшчеләргә 89 мең сумнан алып 258 мең сумга кадәр хезмәт хакы  һәм вахта белән йөреп эшләргә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта аларга күп очракта бернинди таләпләр дә куелмый, хәтта тәҗрибәләре булуы да соралмый.

"Авито", "ВКонтакте" һәм Headhunter сайтларында аннексияләнгән Запорожье һәм Луһански өлкәләрендә, шулай ук Белгород өлкәсендә окоплар казу, ныгытмалар төзү өчен эшчеләр җыюлары турында күпсанлы эш игъланнары чыккан. Моңа "Можем объяснить" Telegram-каналы игътибар иткән.

Игъланнардан күренгәнчә, эшчеләргә 89 мең сумнан алып 258 мең сумга кадәр хезмәт хакы һәм вахта белән йөреп эшләргә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта аларга күп очракта бернинди таләпләр дә куелмый, хәтта тәҗрибәләре булуы да соралмый. Эш бирүче исә эш эзләүчеләргә бушлай яшәү урыны, ашату, эш урынына кадәр транспорт вәгъдә итә.

Күпчелек игъланнарда заказчының "СтройКом" ширкәте булуы күрсәтелгән. Ширкәтнең сайтында аның Кырым күперен, Сочидагы һава аланын, Түбән Новгородта стадион төзүе әйтелгән.

Шул ук вакытта, эш бирүчеләргә кайтавазлар калдырыла торган сайтларда бу ширкәт турында тискәре фикер белдерүчеләр күп, дип яза канал. Аерым алганда, эшчеләр чатырларда йоклауларыннан, көнкүреш шартларының начар булуыннан, хезмәт хакларының тоткарланып бирелүеннән яки тулысынча түләнмәвеннән зарланган диелә.

"Можем объяснить" хәбәрендә әйтелгәнчә, әйтик, бер эшче "Күпме генә вәгъдә итсәләр дә, "Стройком" ширкәтенә килеп капмагыз. Аннан качыгыз", дип язып калдырган.

  • Көзен украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русия хакимиятләренең фронтка якын җирләрдә һәм басып алынган урыннарда саклану корылмалары төзи башлавы турында хәбәрләр күренә башлады. Украина баш штабы да бу төзелешләргә еш кына янап һәм мәҗбүриләп җирле халыкны җәлеп итәләр, дип белдерде.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG