Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татарстан Дәүләт шурасына чит ил парламентлары белән килешү төзүне кыенлаштырган


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

Хәзер бары федераль министрлыклардан бәяләмә алып кына чит илләр белән хезмәттәшлек итәргә рөхсәт ителә.

Татарстан Дәүләт шурасының чит ил парламентлары белән килешү төзү кыенлашкан. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сессия барышында белдерде.

"Вазгыять катлаулы. Төрле илләрнең парламентлары белән булган тыгыз элемтәләр кысыла бара. Федераль үзәк югарылыгында да карар кабул ителде. Ул төбәк парламентларына бары Русия тышкы эшләр министрлыгы, Русия икътисад министрлыгы һәм башка дәүләт (федераль) оешмаларының бәяләмәсен алганнан соң гына парламентара килешү төзәргә рөхсәт итә", диде ул.

Мисал итеп Мөхәммәтшин Татарстан һәм Төрекмәнстанның килешү төзүе озакка сузылуын китерде.

"Төрекмәнстанның элекке президенты, хәзер парламент рәисе Гурбангулы Бердымухамедов безгә килгәч килешү төзүне сорады. Хәзер без барлык килештерү эшләрен башкару өчен авыр эш алып барабыз", диде ул.

Мөхәммәтшин элекке союздаш республикаларның Татарстанга "тартылуын" белдерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның чит илләргә сәфәрен ул парламентара килешүләр белән ныгытырга кирәк дип әйтте.

  • Бүген Татарстанның чит илләр һәм аларның субъектлары парламентлары белән 11 килешү төзелгән. Аерым алганда, республиканың Казакъстан, АКШ (Нью-Йорк штаты ассамблеясы һәм сенат әгъзалары белән очрашу беркетмәсе), Төркия, Чехия, Канада (Квебек) белән төрле дәрәҗәдәге килешүләре бар.
  • Соңгы парламентара хезмәттәшлек турында килешү 2022 елда Беларусның Мински өлкәсе шурасы белән төзелгән булган. Шулай ук Дәүләт шурасы Русиянең 43 төбәге һәм 2 федераль дәүләт оешмасы белән хезмәттәшлек итә диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG