Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Греф һәм Нәбиуллина Путинны сугыш башлауның нәтиҗәләре турында кисәтергә тырышкан


Герман Греф һәм Эльвира Набиуллина
Герман Греф һәм Эльвира Набиуллина

Алар сугыш башланганчы бер ай алдан Путин белән очрашкан һәм аңа 39 биттән торган презентация күрсәткән диелә. Анда Украинага һөҗүм итсә, Көнбатыш илләренең моңа җавап итеп Русиягә каршы чикләүләр кертәчәге, бу санкцияләрнең ил икътисадын "дистәләгән елларга артка" ташлаячагы фаразланган булган. 

Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы, бер ай тирәсе алдан "Сбер" башлыгы Герман Греф һәм Русия банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Владимир Путинга бу һөҗүмнең ил икътисадын "фаҗигале нәтиҗәләргә" китерә алуын җиткерергә тырышкан. Бу хакта чыганакларына тыянып, Financial Times яза.

Язмада әйтелгәнчә, Греф һәм Нәбиуллина Путин белән аның Ново-Огарёводагы резиденциясендә очрашкан һәм аңа 39 биттән торган презентация күрсәткән. Анда Украинага һөҗүм итсә, Көнбатыш илләренең моңа җавап итеп Русиягә каршы чикләүләр кертәчәге, бу санкцияләрнең ил икътисадын "дистәләгән елларга артка" ташлаячагы фаразланган булган.

Аерым алганда, Греф тулай эчке җитештерүнең ике елда 30 процентка кимү ихтималы, инфляцинең кисәк үсүе һәм русияләрнең тормыш дәрәҗәсе начараячагы турында кисәткән булган диелә.

Путин Грефның сүзен бүлеп, бу начар нәтиҗәләрне булдырмас өчен нишләргә кирәк, дип сораган. Әмма моңа җавап итеп "Сбер" һәм Үзәк банк башлыклары Украинадагы низагның киеренкеләшүенә юл куймаска кирәк дип ачыктан-ачык әйтә алмаган, ди басма чыганаклары. "Мондый очрашу сораулары - батырлык. Әмма алар Путинга фикерләрен җиткерә алмаган", дигән басма әңгәмәдәше.

Financial Times язуынча, Путин Греф белән Нәбиуллинага үз ниятләре турында турыдан-туры әйтмәгән, алар сугыш башлануын "телевизордан" белгән. Басма язуынча, әйткән сүзләренә президент колак салмавын белеп аларның "күңеле төшкән".

"Грефның мондый чагын бер дә күргәнем булмаган иде. Ул югалып калган һәм шок хәлендә иде", дигән басмага бер чыганагы.

Шулай да Греф та, Нәбиуллина да вазифаларыннан китмәде. Киресенчә, басма язуынча, алар үзләре фаразлаган кырыс чикләүләр кертелгәннән соң, Русия икътисадын тотып тору өчен күп көч куйган.

Әлегә язмада исемнәре телгә алынучылар моңа фикер белдермәде.

Греф барлык Көнбатыш илләренең дә диярлек чикләүләр исемлегенә эләкте. Нәбиуллинага санкцияләр озак вакыт кертелми торды, әмма көзен ул да АКШ белән Канаданың чикләүләр исемлегенә эләкте.

  • Әлегә язмада телгә алынган Греф презентациясендәге начар фаразлар тормышка ашмады. Әмма Русия икътисад министрлыгы 2022 елда тулаем эчке продукт 8,8 процентка кимер дип фаразлый. Үзәк банк фаразынча тулаем эчке продукт 8-10 процентка, ә Халыкара валюта фонды фаразынча– 8,5 процентка кимиячәк.
  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу санкцияләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG