Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехиянең элеккеге тышкы эшләр министры Карел Шварценберг Русия таркалачак дип саный


Карел Шварценберг
Карел Шварценберг

Ул бу хакта Австрия газетасына биргән интервьюда әйтте.

Чехиянең элеккеге тышкы эшләр министры Карел Шварценберг Украинага каршы сугыш нәтиҗәсендә Русия таркалачак дип әйтте. Аның сүзләренчә, нормаль фикерләүгә кайтканчы, һәр империя зур җиңелү аша узарга тиеш. Бу хакта ул Австриянең "Presse am Sonntag" газетасына биргән интервьюда әйтте.

"Русия Федерациясендә деколонизация процессы дәвам итәчәк. Русия таркалачак. Эре кисәкләре, мөмкинлек чыгу белән, бәйсезлеккә ирешәчәк", ди моннан бер атна элек 85 яшен тутырган Шварценберг. Ул Русияне Икенче дөнья сугышында җиңелгәннән соң гына үзенең империализмыннан "тернәкләнгән" Германия белән чагыштырды.

Шварценберг билгеләп үткәнчә, XV гасырдан бирле Русия гел киңәя барган. Ул шулай ук Кремль башлыгы Владимир Путин тарафдарлары өчен Советлар берлегенең таркалуы ХХ гасырның иң зур фаҗигасе, Путин ялгышны "төзәтергә" тели дип саный.

"Русиянең фаҗигасе аның үз чикләрен белмәүдә. Һәр империя нормаль фикер йөртә башлаганчы, үзенең зур җиңелүен кичерергә тиеш ", ди Шварценберг.

Ул шулай ук Украинага тарихи охшашлыклар белән ярдәм итәргә кирәклеген аңлата: "Тарихта күп тапкырлар кече халыклар эрерәкләр хакына үз-үзләрен корбан итәргә тиеш дигән идея туа килде. 1938 елгы Мюнхен яки 1945 елгы Ялта булсын. Ләкин мондый фикерләүләр безне берничә тапкыр һәлакәткә китерде", - дип кисәтә Шварценберг. Ул Украинаны Европа шурасы әгъзасы буларак күз алдына китерә алуын әйтте, тик ул әлегә аның НАТОга кушыла алуына ышанмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG