Accessibility links

Кайнар хәбәр

Barents Observer: Норвегия русияләргә виза бирми башлаган


Норвегия
Норвегия

Виза бирүдән баш тартулары исә Норвегия хакимиятләренең русияләр кире Русиягә кайтып китмәс дип сагаюы белән бәйле диелә.  

Норвегия Русия ватандашларына виза бирми башлаган, хәтта илдәге оешмалар чакырган русияләргә дә. Бу хакта Barents Observer басмасына хокук яклау һәм иҗтимагый оешмалардагы чыганаклары хәбәр иткән. Алар соңгы айларда, илдәге төрле чараларга визасы булмаган бер генә русиялене дә китертә алмауларын сөйли.

"Норвегия русияләргә виза бирүдән туктады дигән рәсми мәгълүмат юк. Әмма без документларны тапшыргач (шул исәптән чакыру кәгазе булса да), виза бирүдән баш тарталар", дип сөйләгән басмага Киркенес шәһәрендәге "Terminal B" арт-киңлек хезмәткәре.

Виза үзәгендә документлар тапшыру өчен вакыт ала алмау белән бәйле проблемнар да бар, визага документлар каралганда да авырлыклар туа. Виза бирүдән баш тартулары исә Норвегия хакимиятләренең русияләр кире Русиягә кайтып китмәс дип сагаюы белән бәйле диелә.

Көнбатыш хокук яклау оешмалары белән хезмәттәшлек итүче русияләргә дә визалар бирми башлаулары әйтелә.

Сентябрь башында, Мәскәүнең Украинага сугыш башлавы белән бәйле рәвештә, Европа берлеге русияләргә виза бирү кагыйдәләрен кырыслатты. Норвегия Европа берлегенә кермәсә дә, Шенген килешүе әгъзасы. Шулай да Европа берлеге илләре кайбер русияләргә, әйтик журналистларга, активистларга, хокук яклаучыларга визалар бирүне дәвам итәчәкләрен белдерде. "Әмма Норвегия хезмәтләре бу искәрмәгә күз йома дигән хис туа", диелә Barents Observer язмасында.

Норвегия хакимияте вәкилләре исә Норвегиядә яшәүчеләрнең туганнарына, шулай ук эш сәфәре белән яки мәдәни максатларда килүчеләргә визалар бирәбез дип белдерә. Русиядә басымга дучар булучылар да сыену урыны сорап гариза яза ала, әмма моның өчен аңа башта Норвегиягә килергә кирәк.

  • Сентябрьдә Европаның Шенген килешүенә керүче, Русия белән чиктәш илләре (Латвия, Литва, Эстония һәм Польша) туристик шенген визасы булган русияләрне үз чикләре аша кертмәячәген игълан итте. Норвегия - бу адымга бармаган бердәнбер ил булды. Визасы булган русияләр җирдәге чикләр аша элеккечә Норвегиягә керә ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG