Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Җанкөй районында тентүләр уздырып кырымтатарларны тоткарлады


Русия федераль иминлек хезмәткәре. Иллюстратив фото
Русия федераль иминлек хезмәткәре. Иллюстратив фото

Активистлар хәбәренчә, тентүләр Ауз-Кирк авылында бертуган Ахаевларның йортларында - Эрнест, Марлен һәм Аметларның өйләрендә булган. Тентүне ни сәбәпле үткәрүләре билгеле түгел. Узган атнада бу авылда яшәүче тагын бер кырымтатар - Мостафа Мурахас өендә дә тентү булган иде.

Бүген, 19 декабрь иртәсендә Кырымның Җанкөй районы Ауз-Кирк (Медведевка) авылында Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре кырымтатарлар яшәгән өч йортта тентү уздырды. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Активистлар хәбәренчә, тентүләр бертуган Ахаевларның йортларында - Эрнест, Марлен һәм Аметларның өйләрендә булган. Хәзерге вакытта Эрнест һәм Марлен Ахаевларны тоткарлаулары билгеле, тентү вакытында аларның телефоннарын, планшетларын һәм ноутбукларын алганнар. Аметны тоткарламаганнар диелә.

Тентү уздыруларының сәбәпләре билгеле түгел, әлегә Русия куәт оешмалары рәсми мәгълүмат бирмәде.

15 декабрьдә Ауз-Кирк авылында яшәүче кырымтатар Мостафа Мурахас өендә дә тентү булган иде. Русия куәт оешмалары вәкилләренең "тыелган предметлар" - утлы корал һәм наркотиклар эзләве әйтелде. "Кырым теләктәшлеге" тентү вакытында берни табылмаган һәм тартып алынмаган дип хәбәр итте.

  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза. Кырым татарларының күбесе Кырымны Русиягә кушуларына каршы чыккан иде.
  • Хәзерге вакытка йөздән артык кырымтатар колонияләрдә, яки тикшерү изоляторларында тотыла. Күп очракта аларны экстремизмда гаеплиләр.
  • 15 октябрьдә Төркиядә узган Халыкара документаль фильмнар фестивале кысаларында Истанбулда Башкортстан режиссеры Кирстен Гайнетның "Завтра наступит вчера" фильмы күрсәтелде. Фильмда сүз Русия Кырымны басып алганнан соң, кырымтатарларга килгән кайгылы көннәр, аерым алганда, активистлар, мөселманнар өйләрендәге тентүләр, мәхкәмәләр, озак елларга хөкем итүләр турында сүз бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG