Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәнен карарга килүче туристлар быел 25 процентка арткан


Казан Кирмәнендә туристлар
Казан Кирмәнендә туристлар

"Европа чикләре ябык" булу сәбәпле, шәһәр хакимияте туристлар санын 2030 елга 5 миллионга җиткерергә тели.

Быелның 11 аенда Казан Кирмәнен карарга 3,5 млн турист килгән. Бу узган елдан 25 процентка күбрәк. Әлеге саннарны 19 декабрьдә шәһәр хакимиятенең туризм үсеше комитеты рәисе Дарья Санникова Казан думасы утырышында китерде.

Казанга килгән туристларның төп өлеше Мәскәү, Петербур, Екратеринбур, Ярославль, Владимир, Чиләбе шәһәрләреннән булган. Казан Кирмәненнән тыш, кунакларның иң яраткан урыны булып Иске татар бистәсе, Бауман урамы, "Ривьера" аквапаркы саналган.

Ел әйләнәсе Казан кунакханәләре 67 процентка тулы булган. Бүген шәһәрдә 229 отель, хостел эшли. Алар 17 мең кешегә исәпләнгән. Казан түрәсе туристларның шәһәр фатирларын арендалап яшәвенә ризасызлык белдерде.

"Фатирын, аппартаментын арендага бирүчеләр канунсыз эшли. Әлеге яшәү урыннары исәпкә алынмый һәм системга кертелми. Канун бозган очракта аларны җаваплылыкка тартып булмый. Бу шәһәр абруена тискәре йогынты ясый", диде ул.

Казан туризм белгечләренә кытлык кичерә диелде. Дарья Санникова китергән саннардан күренгәнчә, шәһәрдә туризм юнәлешендә белем алучыларның 60 проценты гына әлеге өлкәдә хезмәт итә.

2030 елга Казанда туристлар санын 5 млнга җиткерү максаты куелды. Шәһәр мэры Илсур Метшин эш програмы төзеп, федераль һәм республика хакимиятеннән ярдәм сорарга кушты. Нинди юллар белән туристлар санын арттырырга җыенулары төгәл әйтелмәсә дә, русияләрнең чит илгә чыга алмавыннан файдаланырга кирәк дип әйтелде.

"Бүген Европага турлар белән бару мөмкинлеге юк. Аларның чикләре ябык. Без шушы форсатны кулландык. Кешеләрнең сәяхәт итү гадәте барлыкка килде. Шуңа күрә Казан "туризм мәккәсе" булсын өчен шартлар тудырырга тиеш", диде ул.

  • Ел дәвамында Казанда туристлар якынча 30 млрд сум акчасын калдырган.
  • 2021 елда Татарстанга 3,3 миллион турист килгән иде. Бу пандемия башланган 2019 ел белән чагыштырганда, 92 процентны тәшкил иткән.
  • Моңа кадәр тарихчы Дамир Исхаков туристларның саны арту сәбәпле, Казанда милли туризмны үстерергә чакырган иде. "Киләсе елда конгресс этнотуризм юнәлешенә алынырга тели. Хәзер сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк... Читтән килгән туристлар өчен музейларда үзебезнең шәхесләребез һәм ядкәрләребез кадерлерәк", дип белдергән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG