Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина ЮНЕСКОны Кырымдагы хан сараен сакларга чакыра

Бакчасарайдагы Хан сарае. Архив фотосы
Бакчасарайдагы Хан сарае. Архив фотосы

Эшчеләр аның түбәсен һәм витражларын сүткән. "Бу - оккупантларның Кырымдагы Русиянеке булмаган теләсә нинди әйберне, шул исәптән башка халыкларның тарихи һәйкәлләрен юк итү концепциясе. Оккупацион түрәләр Кырымда Русияне хәтерләткән әйберләр генә калсын өчен барысын да эшләргә тырыша", диелә.

Русия хакимиятләре Бакчасарайдагы Хан сараендагы Кырым Гәрәй ханның Алтын бүлмәсен юк итте, дип белдерделәр Украина президентының Кырым автоном республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәтендә.

Эшчеләр ЮНЕСКОның Дөнья мирасы исемлегендәге тарихи һәйкәлнең түбәсен һәм витражларын сүткән диелә.

"Асаба кырымтатар халкының күренекле архитектура урынын яңа тарихи элементлы объектка әйләндерәләр. Бу - оккупантларның Кырымдагы Русиянеке булмаган теләсә нинди әйберне, шул исәптән башка халыкларның тарихи һәйкәлләрен юк итү концепциясе. Оккупацион түрәләр Кырымда Русияне хәтерләткән әйберләр генә калсын өчен барысын да эшләргә тырыша", диелә хәбәрдә.

Украина президенты вәкиллегендә Русия хакимиятләренең тарихи һәйкәлне юк итүен туктатырга чакыралар. Шулай ук халыкара җәмәгатьчелектән Русиягә басымны көчәйтүне сорыйлар, бу - "асаба кырымтатар халкының архитектур мирасындагы иң күренекле объектның" җимерелүен булдырмас өчен кирәк диелә.

"Оккупантлар Бакчасарайдагы хан сараен юк итә. Без ЮНЕСКОны тагын бер кат үзенең даими әгъзасы кылган гамәлләргә игътибар итәргә чакырабыз", дип язды үзенең Telegram-каналында Украина мәдәният министры Александр Ткаченко.

Күптән җүгел Азатлык Бакчасарайдагы Хан сараенда җәнҗаллы реставрация эшләре турында фотогалерея әзерләгән иде:

Бакчасарайдагы Хан сараенда җәнҗаллы реставрация эшләре

Хан сараеның төп кереше туристлар өчен әле дә ябык
1/17 Хан сараеның төп кереше туристлар өчен әле дә ябык
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
2022 елның кышында реставрация эшләре тәмамлану белән үк сарайдагы бер бинаның дивары авышканлыгы ачыкланды. Ул диварның, шулай ук Черек су инеше ярындагы диварның алга таба авышуын терәкдләр белән туктатканнар. Архитектура һәйкәленең шулай терәтелгән хәлдә тагын күпме торачагы билгесез.
2/17 2022 елның кышында реставрация эшләре тәмамлану белән үк сарайдагы бер бинаның дивары авышканлыгы ачыкланды. Ул диварның, шулай ук Черек су инеше ярындагы диварның алга таба авышуын терәкдләр белән туктатканнар. Архитектура һәйкәленең шулай терәтелгән хәлдә тагын күпме торачагы билгесез.
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Хан сараена хәзер көньяктан, Ватандашлар сугышы һәм Икенче дөнья сугышы корбаннары зиратлары аша кереп була.
3/17 Хан сараена хәзер көньяктан, Ватандашлар сугышы һәм Икенче дөнья сугышы корбаннары зиратлары аша кереп була.
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Анда керә торган юлда реставраторлар сарайның борынгы диварларына ак семент сылый<br />
&nbsp;
4/17 Анда керә торган юлда реставраторлар сарайның борынгы диварларына ак семент сылый
 
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Көньяк капка янында экскурсия кассасы эшли.
5/17 Көньяк капка янында экскурсия кассасы эшли.
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Бу юлкүрсәткечтәге барлык корылмалар да реставрациягә ябылган, һәм анда кереп булмый
6/17 Бу юлкүрсәткечтәге барлык корылмалар да реставрациягә ябылган, һәм анда кереп булмый
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Экскурсия алып баруыларның берсе әйтүченчә, туристлар сарай комплексының 40лап процентын гына карый ала
7/17 Экскурсия алып баруыларның берсе әйтүченчә, туристлар сарай комплексының 40лап процентын гына карый ала
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
8/17
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Ханнар зираты капкасы да реставрацияләнә. Зиратта 9 Кырым ханы, ханар гаиләләренең 45 әгъзасы (ирләр һәм хатын-кызлар) һәм сарайга бәйле төрле югары дәрәҗәдәге шәхесләр җирләнгән
9/17 Ханнар зираты капкасы да реставрацияләнә. Зиратта 9 Кырым ханы, ханар гаиләләренең 45 әгъзасы (ирләр һәм хатын-кызлар) һәм сарайга бәйле төрле югары дәрәҗәдәге шәхесләр җирләнгән
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Кырымдагы аннексион хакимият сүзләренчә, барлык реставрация эшләре 2023 ел ахырына тәмамланырга тиеш
10/17 Кырымдагы аннексион хакимият сүзләренчә, барлык реставрация эшләре 2023 ел ахырына тәмамланырга тиеш
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Сарайдагы җәйге бүлмә. Тарихчылар әйтүенчә, башта монда XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында төзелгән башка бер җәйге бүлмә булган. Ул өч яктан ачык булган. 1736 елгы янгыннан соң аны ике катлы итеп төзегәннәр, уртага фонтан урнаштырганнар
11/17 Сарайдагы җәйге бүлмә. Тарихчылар әйтүенчә, башта монда XVII гасыр ахырында, XVIII гасыр башында төзелгән башка бер җәйге бүлмә булган. Ул өч яктан ачык булган. 1736 елгы янгыннан соң аны ике катлы итеп төзегәннәр, уртага фонтан урнаштырганнар
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Сарайдагы ханнар шәҗәрәсе
12/17 Сарайдагы ханнар шәҗәрәсе
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Ханнар мәчете түшәме. XVI гасырда төзелгән бу кечкенә мәчеткә ханнар гаиләләре һәм аларның якыннары йөри торган булган. Заманында Хан сараендагы бөтен биналарның түбәсе яшел таш плитәләр белән ябылган булган. Хәзер андый түбә шушы мәчеттә генә сакланып калган.
13/17 Ханнар мәчете түшәме. XVI гасырда төзелгән бу кечкенә мәчеткә ханнар гаиләләре һәм аларның якыннары йөри торган булган. Заманында Хан сараендагы бөтен биналарның түбәсе яшел таш плитәләр белән ябылган булган. Хәзер андый түбә шушы мәчеттә генә сакланып калган.
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Хан сараенда Күз яшьләре фонтаны янында урыс хакимияте урнаштырган Александр Пушкин сыны. Шагыйрь &quot;Бакчасарай фонтаны&quot; исемле поэмасында әлеге фонтан турында язган. Фонтанны Кырым ханы Кырым Гәрәй ясаткан диләр. Бу фонтан ханның сөеклесе, 1764 елда вафат булган Диләрә-бикеч төрбәсе янында урнаштырылган булган.
14/17 Хан сараенда Күз яшьләре фонтаны янында урыс хакимияте урнаштырган Александр Пушкин сыны. Шагыйрь "Бакчасарай фонтаны" исемле поэмасында әлеге фонтан турында язган. Фонтанны Кырым ханы Кырым Гәрәй ясаткан диләр. Бу фонтан ханның сөеклесе, 1764 елда вафат булган Диләрә-бикеч төрбәсе янында урнаштырылган булган.
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
15/17
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Хан сараена килүче туристлар күп түгел. Экскурсия ярты сәгать чамасы дәвам итә
16/17 Хан сараена килүче туристлар күп түгел. Экскурсия ярты сәгать чамасы дәвам итә
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Хан сарае ишегалдындагы буада төнбоеклар
17/17 Хан сарае ишегалдындагы буада төнбоеклар
Хан сараенда җәнҗал чыгарган реставрация эшләре янәсе "план нигезендә" дәвам итә. Шул ук вакытта сарайның бер өлешендә түләүле экскурсияләр оештырыла.
Previous slide
Next slide
  • Кырым ярымутравын аннексияләгәннән соң, Русия андагы бөтен тарихи объектларга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне дә үзенә алды. Украина бу һәйкәлләрнең украин халкыныкы булуын әйтеп килә һәм аларны ЮНЕСКО яклавы астына алуларын сорый.
  • Кырымның Бакчасарай шәһәрендәге мәшһүр Хан сараен реставрацияләү ике елга сузылган килештерү эшләреннән соң 2018 елда ук башланган иде. Кырымтатар активистлары һәм тарихчылары шунда ук диярлек чаң кага башлады, чөнки реставрация барышында борынгы материаллар заманчаларына алыштырыла, коммуникацияләрне реконструкцияләгәндә технологияләр бозыла һәм башка җитешсезлекләр дә бар.
  • Нәтиҗәдә былтыргы көчле яңгырлардан соң, бу ел башында сарайның диварында ярыклар барлыкка килде. Кырымны аннексияләгән Русия хакимияте прокуратурасы Кырым мәдәният министрлыгына бу җитешсезлекләрне төзәтергә кушып хат тапшырды. Соңрак Бакчасарай районы прокуратурасы тиешле түрәләргә карата җинаять эше ачылуын белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG