Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугышның 300нче көне. Зеленский Бахмутка килде, шәһәр янында каты бәрелешләр бара


Зеленский Бахмутта сугышчыларны бүләкли, 20 декабрь 2022
Зеленский Бахмутта сугышчыларны бүләкли, 20 декабрь 2022

Владимир Зеленский Бахмутта алдынгы сафларда булган һәм батырлыклары белән аерылып торган сугышчыларны бүләкләгән диелә.

Бүген, 20 декабрьдә Украина президенты Владимир Зеленский Донецки өлкәсендәге Бахмут шәһәренә килде, соңгы атналарда биредә көчле сугышлар бара. Сәфәр турында алдан игълан ителмәгән иде.

Зеленскийның сәфәре турында бүген Украина саклану министры урынбасары Анна Маляр хәбәр итте. Зеленский Бахмутта алдынгы сафларда булган һәм батырлыклары белән аерылып торган сугышчыларны бүләкләгән, дип белдергән "Суспільне"-га әңгәмәсендә Украина президенты сүзчесе Сергей Никифоров.

Бахмут юнәлеше - фронттагы иң кайнар нокталарның берсе санала. Майның икенче яртысыннан башлап Русия гаскәрләре Бахмутны куәтле ракет һөҗүмнәренә тотты, ә августка шәһәрнең бер читенә чыктылар. Җәй ахырыннан русияләр, нигездә "Вагнер" сугышчылары, берничә чакрым алга китә алган, дип искәртә "Медуза".

Шәһәрдә яшәүче 70 меңләп кешенең күбесе сугыштан качып киткән, нигездә өлкән яшьтәгеләр калган. Шәһәрдә су һәм ут юк, күп биналар җимерелгән, дип хәбәр итә ВВС-ның урыс хезмәте.

Шул ук вакытта Русия президенты Владимир Путинның фронттагы кайнар нокталарга барганы булмады. Берничә көн элек кенә Путинның беренче тапкыр "махсус хәрби операция штабы"нда, ә саклану министры Сергей Шойгуның "алдынгы сафта" булып кайтуы хәбәр ителде. Әмма соңрак Шойгуның фронт сызыгыннан 80ләп километр ераклыкта булганлыгы ачыкланды.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы быел 24 февральдә башланган иде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG