Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстанда газүткәргеч шартлаудан соң җинаять эше ачканнар


Чуашстан газүткәргечендә шартлау. 20 декабрь 2022
Чуашстан газүткәргечендә шартлау. 20 декабрь 2022

Чуашстан тикшерү комитеты "ике яки аннан күбрәк затның үлеменә китереп, сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу" турында эш ачуын хәбәр итте. Газүткәргеч шартлаганда өч кешенең үлеме билгеле булган иде, алар - газ хезмәте эшчеләре булган диелде.

Бүген, 20 декабрьдә Уренгой — Помары — Ужгород газүткәргечендә булган шартлаудан соң, Чуашстан тикшерү комитеты "ике яки аннан күбрәк затның үлеменә китереп, сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу" турында (Җинаять кодексының 217 маддәсе, 3нче өлеше) җинаять эше ачкан. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.

Хәбәрдә шартлауның бүген 13:44 сәгатьтә булуы, үткәргечтә төзәтү эшләре уздырган чакта, газ чыгып, янып китүе әйтелә.

Алданрак РИА Новости һәлакәттә өч кешенең һәлак булуын, бер кешенең яралануын хәбәр итте. ТАСС исә ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән, һәлак булучыларның газ хезмәте эшчеләре икәнен язды.

  • Уренгой — Помары — Ужгород үткәргече 1980нче елларда төзелгән, дип искәртә РБК. Бу үткәргеч аша Русия газы Көнбатыш Себердән Европа илләренә кудырыла.
  • Үткәргеч Курски өлкәсенең "Суджа" газ чыгару станциясе тирәсендә Русия белән Украина чиген уза. Аның тармаклары шулай ук "Төркия агымы"на тоташкан һәм Үзәк Азиягә дә сузылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG