Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный такымы: Шойгу урынбасарының гаиләсе ялга бер миллион евро тоткан


Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов
Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов

Шул ук вакытта, министр урынбасары Тимур Ивановның хатыны Светлананың күпчелек хисапларын, әйтик, кыйммәтле ташлар өчен чыгымнарын Русия башлаган сугышта җимерелгән Мариупольне төзекләндерүче оешма түләгән диелә. 

Алексей Навальный такымы Русия саклану министрының төзелеш өлкәсендә урынбасары Тимур Ивановның гаиләсе турында тикшерү чыгарды.

Материалдан күренгәнчә, Иванов һәм аның хатыны Светлана ял итүгә, вилла һәм яхталар арендалауга, кыйммәтле ташлар һәм киемнәргә бер миллион евро тоткан, ә түрә хатынының шәхси хисапларын Русия башлаган сугыш аркасында җимерелгән Мариупольне төзекләндерүче оешма түләгән.

Навальный көрәштәшләренә Светлана Иванованың электрон почтасы архивлары килеп эләккән, аларны өйрәнеп, тикшеренүчеләр 2018 елда гына да Русия саклану министры урынбасарының гаиләсе Франциянең Сен-Тропе курортында вилла тотуга кимендә 850 мең евро биргән, дип ышандыра.

Шул ук 2018 елда Тимур Иванов хатыны белән Төркиянең Истанбул шәһәрендә туган көнен үткәргән. Навальный такымы белешмәләренчә, бу ял аларга 178 мең еврога төшкән.

Элегрәк Ивановлар 120 мең евролык Rolls-Royce Corniche машинасы сатып алган, алар аны 75 мең евро түләп реставрацияләгән дә булган. Навальный көрәштәшләре искәртүенчә, Ивановларның рәсми декларацияләнгән еллык керемнәре бу машина бәясеннән биш тапкырга диярлек аз.

Светлана Иванованың күпчелек хисапларын, әйтик, кыйммәтле ташлар өчен чыгымнарын Русия саклану министрлыгының башкаручы ширкәте "Олимпситистрой" белән бәйле оешмалар түләве әйтелә. Аерым алганда ширкәт Русия оккупациясендәге Мариупольдә торак йортлар төзи.

  • Тимур Иванов 2016 елдан Русия саклану министры урынбасары булып тора. Аңа кадәр дүрт ел буе ул Сергей Шойгу җитәкчелегендә Мәскәү өлкәсе хөкүмәтендә эшләде.
  • Быел октябрьдә Европа берлеге Ивановка чикләүләр кертте. Шуннан соң Иванов хатыны белән аерылышты, әмма Навальный такымы ышандыруынча, бу аерылу түрәгә санкцияләрне урап узу өчен генә кирәк булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG