Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы такси хезмәтен сәфәрләр турында мәгълүматларны полициягә тапшырырга мәҗбүр итүче канун кабул итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канунга ярашлы, таксичылар һәм таксига заказ бирү хезмәтләре сәфәрләр турындагы белешмәләрне ярты ел сакларга тиеш була.

Русия думасы өченче укылышта такси эшчәнлеген көйләүче канун кабул итте. Ул такси хезмәте күрсәтүчеләрне сәфәрләр турындагы мәгълүматларны сакларга һәм аларны тәртип саклау оешмалары таләп иткәндә тапшырырга мәҗбүр итә. Бу документ Дума сайтында чыкты.

Канунга ярашлы, таксичылар һәм таксига заказ бирү хезмәтләре сәфәрләр турындагы белешмәләрне ярты ел сакларга тиеш була. Машина йөртүчеләр заказлар журналы алып барачак, аны таләп ителгәндә тәртип саклау оешмаларына тапшырачак. Ә такси хезмәтләре исә, иминлек оешмаларына үзләренең мәгълүмати системнарына һәм белешмәләр базасына керә алу мөмкинлеге бирәчәк.

Моннан тыш, көчләү белән бәйле җинаять кылучыларның хөкем ителү вакыты чыкмаган булса, аларга такси йөртү тыелачак. Соңгы бер елда машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, яки юл кагыйдәләрен бозу белән бәйле өчтән артык түләнмәгән штрафы булучыларга да такси йөртергә ярамаячак.

  • Русиянең хәзерге кануннарына ярашлы, бөтен оешмалар, шул исәптән такси хезмәтләре дә үзләрендәге белешмәләрне тикшерү барган чакта һәм тәртип саклаучы оешмалар соратып алса гына тапшырырга бурычлы, ягъни җинаять эше ачылган булу шарты белән генә. Яңа канун исә бу шартны бетерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG