Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Вашингтонда Украинадагы сугыш ахырының өч моделе карала


Украина президенты Владимир зеленский һәм АКШ президенты Джо Байден. 21 декабрь 2022
Украина президенты Владимир зеленский һәм АКШ президенты Джо Байден. 21 декабрь 2022

Өч модельнең дә тарафдарлары бу сугышта Украинаны хуплый, әмма аларның Киев нинди юл куюларга бар алыр иде дигән мәсьәләдә фикерләре төрле, диелә.

Кушма штатлар хакимиятендә Русия-Украина сугышының ничек төгәлләнә алуы белән бәйле өч төрле күзаллау бар, һәм президент Джо Байден хакимиятендә аларның һәркайсының үз тарафдарлары бар. Бу хакта Washington Post-ның Украина президенты АКШка килгәннән соң, Ак йортта баручы фикер алышуларга багышланган язмасында әйтелә.

Өч күзаллауның да тарафдарлары бу сугышта Украинаны хуплый, әмма аларның Киев нинди юл куюларга бар алыр иде дигән мәсьәләдә фикерләре төрле, диелә.

Вашингтонның рәсми карашы үзгәрми: Русия белән сөйләшүләргә кагылышлы карарларны Кушма Штатлар түгел, Украина үзе кабул итәргә тиеш, дип белдергән басмага Байден хакимиятенең исеме күрсәтелмәгән югары дәрәҗәле вәкиле. Шулай да АКШ Киевка үз фикерен җиткерә ала, дигән ул.

Беренче күзаллау Владимир Зеленский тәкъдим иткән тынычлык планына туры килә диярлек: ул Украина җирләреннән, шул исәптән 2014 елда аннексияләгән Кырымнан Русия гаскәрен чыгаруны күз уңында тота.

Икенче күзаллау исә Русия гаскәрләрен 24 февраль - Украинага һөҗүм башланган көнгә кадәр булган урыннарына күчерүне карый, бу исә Кырымны һәм Донбассның бер өлешен Русия контролендә калдырачак.

Өченче күзаллау исә фетнәчел Донецки һәм Луһански өлкәләрен, шулай ук Кырымнан кала, басып алынган башка җирләрне - Украина контроленә күчерүне күз уңында тота. Бу очракта Кырым һәм Донбассның бер өлеше белән бәйле мәсьәлә мөгаен сөйләшүләрдә хәл ителер иде, дип фаразлана.

Соңгы ике тәкъдимнең кабул ителмәстәй булуы турында Зеленский берничә мәртәбә әйткән иде. Шулай да, Washington Post язуынча, Ак йортта Зеленский белән очрашканда Байден атышны туктату турындагы сөйләшүләрне башлату өчен нинди шартлар булырга тиеш дигән мәсьәләне күтәргән. Басма чыганагы монда сүз теоретик сөйләшүләр турында гына бара, чөнки әлегә Русия үзе гаскәрләрен хәтта 24 февральдәге сызыкка кадәр күчерергә әзер булуын да белдермәде, дип искәрткән

Рәсми рәвештә Кремль Кырымны һәм Украинадан октябрь башында аннексияләнгән дүрт төбәкне Русия җирләре дип саный, әмма шул ук вакытта Русия гаскәрләре Кырымны гына тулысынча контрольдә тота, калган өлкәләрнең исә - бер өлешен генә.

Шулай ук басмада Кушма Штатларның Украинаны сораган бөтен теләкләрен дә канәгатьләндерергә әлегә әзер булмавы әйтелә. Сүз еракка очучы ракетлар һәм авыр кораллар бирү турында бара. Шул ук вакытта АКШ Украинага һава һөҗүменнән саклаучы "Пэтриот" системы бирергә ризалашты.

  • 21 декабрьдә Зеленский Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче мәртәбә АКШка килде. Байден белән очрашканнан соң ул Конгресста чыгыш ясады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG