Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты 2023 елга бюджет өлгесен хуплады, ул Украинага 45 миллиард долларлык ярдәмне күз уңында тота


Зеленскийның Конгресстагы чыгышы. 21 декабрь 2022
Зеленскийның Конгресстагы чыгышы. 21 декабрь 2022

Украинага 28,4 миллиард долларлык хәрби ярдәм, 13,37 миллиард долларлык икътисади һәм 4,92 миллиард долларлык һуманитар ярдәм күрсәтеләчәк.

АКШ Конгрессы сенаты 2023 елга ил бюджеты өлгесен хуплады, ул 1,7 триллион доллар тирәсе, Украинага ярдәм өчен 44,9 миллиард доллар бүлеп бирү күз уңында тотыла.

Украинаның АКШтагы илчесе Оксана Маркарова хәбәр итүенчә, Вәкилләр пулаты бюджет өчен бүген, 23 декабрьдә тавыш бирәчәк, шуннан соң аны президент имзалаячак.

Ул АКШның 44,9 миллиард долларлык ярдәме нәрсә өчен бирелүе турында да сөйләде.

  • 28,4 млрдлык хәрби ярдәм. Бу акчалар аерым алганда украин гаскәрен техника, корал, сугыш кирәк-яраклар, җиһазлар белән тәэмин итүгә, Американың моңа кадәр Украинага бирелгән корал һәм техника запасларын тулыландыруга китәчәк.
  • 13,37 млрд икътисади ярдәм. Украина хөкүмәтенә икътисади һәм бюджет ярдәме күрсәтү өчен бирелә. Моңа Украинаның энергетика иминлеге өчен һәм инфраструктура белән бәйле башка ихтыяҗларына ярдәм итү, сугыш аркасында зыян күргән башка илләргә булышу керә.
  • 4,92 млрд һуманитар ярдәм. Украинаның, украин качакларының һуманитар ихтыяҗлары өчен бирелә.

Шулай ук АКШ Сенаты илдә кулга алынган Русия эшкуарларының активларын Украинага ярдәм өчен куллану турындагы канун өлгесен хуплаган. Бу хакта Вәкилләр пулаты әгъзасы Том Малиновский хәбәр итте. Аның әйтүенчә, канун өлгесен АКШ федераль хөкүмәтен финанслау турындагы канун өлгесенә төзәтмә буларак кабул иткәннәр.

  • 21 декабрьдә Владимир Зеленский Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче мәртәбә АКШка килде. Ул Америка хакимиятләренә моңа кадәр биргән кораллар өчен рәхмәт әйтте, әмма шул ук вакытта җиңү өчен бу әле җитәрлек түгел дип искәртте. Шулай ук Зеленский АКШтан Русиягә чикләүләр басымын арттыруын сорады. АКШның Украинага күрсәткән ярдәмен хәйриячелек дип карарга кирәкми, чөнки бу - азатлык һәм азат дөньяның киләчәктә чәчәк атуы өчен инвестицияләр булып тора диде Зеленский.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланган иде. Мәскәү моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG