Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Можем объяснить": Алинә Кабаева узган ел 155 миллион сум акча эшләгән


Алинә Кабаева
Алинә Кабаева

Олимпия чемпионы һәм Дәүләт медиа төркеме мөдирләр шурасы башлыгы 2021 елда 1аена 12,95 миллион сум керем алган.

"Можем объяснить" Telegram-каналы Федераль салым хезмәте базасы аша Алинә Кабаеваның керемнәре турындагы декларация белән таныша алуын хәбәр итте.

Андагы белешмәләргә күрә, Олимпия чемпионы һәм Дәүләт медиа төркеме мөдирләр шурасы башлыгы Кабаева 2021 елда 155,4 миллион сум, яки аена 12,95 миллион сум эшләгән.

2020 елда шул ук вазифада ул 300 миллион сум, 2019 елда - 55,4 миллион сум, 2018дә - 785 миллион сум керем алган диелә.

Элегрәк "Досье" үзәге Владимир Путин даирәсе әз дигәндә 15 ел буе Кабаевага акчалар һәм эшмәкәрлек белән ярдәм итә, ул Русия президентыннан "кимендә өч бала тапкан булырга мөмкин", дип хәбәр иткән иде.

  • Русия Украинага бәреп кергәннән соң, Кабаева берничә дәүләтнең чикләүләр исемлегенә эләкте. Аңа каршы санкцияләрне Британия, Европа берлеге, АКШ, Япония, Австралия, Канада һәм башка илләр кертте. Кабаева җитәкли торган Дәүләт медиа төркеме дә пропаганда һәм дөрес булмаган мәгълүмат өчен җаваплы оешма рәвешендә чикләүләргә эләкте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG