Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саклану министрлыгы: Сарытау янында Украинаның пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, өч кеше һәлак


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина контролендәге иң якын җирләргә якынча 700 километр ераклыкта урнашкан Энгельс хәрби һава аланы 5 декабрьдә дә Украина һөҗүменә юлыккан иде. 

Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге аэродромга Украинаның пилотсыз очкычы кисәкләре төште, Русиянең өч хәрбие һәлак булды, дип белдерделәр илнең саклану министрлыгында.

Пилотсыз очкычны һава һөҗүменә каршы көчләр бәреп төшерде, хәрби һава аланындагы техникага зарар килмәде, дип искәртәләр министрлыкта.

26 декабрьгә каршы төндә социаль челтәрләрдә Сарытау өлкәсендә төшерелгән дип фаразланучы шартлауларның видеолары тарала башлады.

Шартлаудан соң янгын башланган, өч кеше һәлак, дүрт кеше хастаханәгә җибәрелгән, дип хәбәр итте Baza.

Cарытау өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин "шәһәрнең торак кварталларында бернинди гадәттән тыш хәл булмады", ә "хәрби объекттагы хәлләрне куәт оешмалары тикшерә", дип язды.

  • Украина контролендәге иң якын җирләргә якынча 700 километр ераклыкта урнашкан Энгельс хәрби һава аланы 5 декабрьдә дә украин һөҗүменә юлыккан иде.
  • Хәрби һава аланында Ту-160 һәм Ту-95МС очкычлары урнашкан. Украинадагы һәдәфләргә һөҗүм итүче Русия очкычлары бу аэродромнан очып китә. Ту-95МС һәм Ту-160 - Русиянең атом куркынычын тотып торучы көчләренә керә.
  • Украина һөҗүмнәрне расламады да, кире дә какмады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG