Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгына караган 100 мең һектар җир эшкәртелмәгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ташландык кырларның күпчелеге Әлмәт, Алабуга, Биектау, Мамадыш, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында диелә. 

Быел Татарстанда авыл хуҗалыгына караган 100 мең һектар җир эшкәртелмәгән, бу хакта Русия авыл хуҗалыгы күзәтүе хезмәтенең (Россельхознадзор) Татарстандагы идарәсе хәбәр итә.

Ташландык кырларның күпчелеге Әлмәт районында (20 мең һектар), Алабуга районында (14 мең һектар), Биектау һәм Мамадыш районнарында (тугызар мең һектар), Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында (сигезәр мең һектар), шулай ук Югары Ослан районында (алты мең һектар) диелә.

Авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртелмәве һәм чүп үләннәре белән көрәштәге мәҗбүри чараларның үтәлмәве уңаеннан Россельхознадзор 474 кисәтү белдергән. Нәтиҗәдә 36 мең һектар җирне кабат эшкәртә башлаганнар.

Шул ук вакытта оешма Татарстанда эшкәртелмәүче җирләрнең саны азая баруын искәртә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG