Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөһаҗирлектәге мукшылар комитеты" Мордовияне басып алынган дәүләт дип тануны сорый


Мордовия республикасының Сарански шәһәре
Мордовия республикасының Сарански шәһәре

Шулай ук алар мукшы һәм эрзя милләтләрен "мордва" дип берләштереп атауларына каршы булуын искәрткән. "Мукшы һәм эрзя элек-электән аерым халыклар булып яши. Без тулысынча Мәскәү йогынтысына эләккәнче, мөстәкыйль кенәзлекләр булганбыз", диелә хатта.

"Мөһаҗирлектәге мукшы халкы вәкилләре комитеты"ның әгъзалары чит ил хөкүмәтләренә, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать язган һәм Мукшы-Эрзя Республикасын (Мордовияне) Русия оккупацияләгән дәүләт дип тануны сораган.

Мөрәҗәгатьнең тексты 26 декабрьдә урыс телендә "Торамань тердемась" мукшы активист басмасында басылып чыкты.

Милли хәрәкәтнең мөрәҗәгатендә "мордва" төшенчәсенең хаталы булуы да әйтелгән, эрзя активистлары кебек үк, мукшы активистлары да мукшы һәм эрзяне мөстәкыйль халыклар дип саный, ә бердәм мордва милләте концепты - совет чорында уйлап табылган колониаль фикер диләр.

"Мукшы һәм эрзя элек-электән аерым халыклар булып яши. Без тулысынча Мәскәү йогынтысына эләккәнче, мөстәкыйль кенәзлекләр булганбыз. 18-19 гасырларда мукшы һәм эрзя Көнчыгыш Европаның иң тиз артучы халыкларының берсе булган: 1719 елдан 1897 елга кадәр гомуми саны 107 меңнән башлаган һәм бер миллион кешедән дә артып киткән. Шул ук вакытта милләт түгел, туган тел исәпкә алынган. Шуңа күрә мукшы һәм эрзяларның чын саны күбрәк булган", диелә документта.

Мөрәҗәгать авторлары Русия империясе чорында мукшы һәм эрзяларның җирләре төрле губерния һәм өлкәләргә керүен, 1934 елда совет хакимиятенең эрзя юристы Тимофей Васильев проекты нигезендә Мордовия автоном совет социалистик республикасы төзүен искәртә. Аның конституция өлгесе турында фикер алышканда "Республика атамасын Мокша-Эрзя АССРы дип кабул итү" турында төзәтмә тәкъдим ителгән.

"Әмма Кремль күзәтүендәге конституция комиссиясе бу төзәтмә турында фикер алышкач, "бөтен халыклар мордва милләтен белә, әмма аның аерым өлешләрен - мукшы белән эрзяны белми, республиканы Мордовия АССРы дип атау дөрес булыр" дигән нәтиҗәгә килгән. Бу совет режимының бездән махсус "мордва" ясавын аңлата. Мөһаҗирлектәге мукшы халкы вәкилләре комитеты Мәскәү хакимиятен безнең халыкларга аерым республика бирүе, шул ук вакытта аны мордва дип атавы һәм ике төрле мәдәниятне, милләтне берләштерергә тырышуы өчен мактамый да, рәхмәт тә әйтми", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Мөрәҗәгатьтә Мордовиягә суверенитет бирелмәү мәсьәләсе дә кузгатылган. Республиканың бөтен хакимият оешмалары Кремльгә буйсындырылуы әйтелгән.

"Мукшы-Эрзя республикасы бик начар хәлдә, ә аның кешеләре - Русия махсус хезмәтләре контролендә. Җитмәсә соңгы вакытларда мукшы һәм эрзяләр безнең халыкларга кирәк булмаган, уйлап чыгарылган "урыс дөньясы" өчен үз ихтыярлары белән Украинага үлемгә китә", диелә документның йомгаклау өлешендә.

Бу уңайдан Комитет әгъзалары Көнбатыш лидерларына, сәясәтчеләренә һәм иҗтимагый эшлеклеләренә мөрәҗәгать итеп, хәзерге Мукшы-Эрзя республикасын (Мордовияне) басып алынган дәүләт дип тануны сорый.

  • "Мөһаҗирлектәге мукшы халкы вәкилләре комитеты" Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, 2022 елда барлыкка килде. Моңа этәргән төп сәбәп - Мордовиядә Украинага каршы сугыштыру өчен "Аралай" дигән ихтыярилар батальоны төзүләре булды.
  • Хәрәкәт активистлары чит илдә дә (Маҗарстан, Эстония. Финляндия, Украина, Австрия), Русиядә дә (Сарански, Пенза) яши. Әмма аларның күбесе иминлекне күз уңында тотып, аноним эш итә.
  • Мукшылар фин-угыр гаиләсенә кергән телдә сөйләшә, ул эрзя теле белән кардәш тел, әмма аерыла.
  • Мукшылар Мордовиянең көнбатыш өлешендә, Пенза өлкәсендә һәм Идел буеның Мордовиягә чиктәш башка төбәкләрендә яши. Русиядә яшәүче мукшыларның төгәл саны билгеле түгел, чөнки халык исәбен алганда Русиядә мукшыларны да, эрзяләрне дә бергә исәпләп, "мордва" дип теркиләр.
  • Моңа кадәр татар һәм башкорт активистлары Украина президенты Владимир Зеленскийдан Татарстанның бәйсезлеген тануны, Башкортстанны исә "вакытлыча басып алынган җирләр" дип тануны сорадылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG