Киләсе елның 16 гыйнварыннан яшьләргә хәрби-спорт тәрбиясе һәм патриотик әзерлек бирү үзәкләре инструкторлары Русиянең Чечнядагы махсус көчләр (спецназ) университетында махсус әзерлек уза башлаячак. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе Даниил Мартынов хәбәр итте.
2023 елда 30 мең инструктор әзерләргә, 20 мең баланы укытырга ниятлиләр диелә.
Хәрби-спорт тәрбиясе бирү үзәкләре ун төбәктә барлыкка киләчәк, алар арасында Татарстан да бар. Мондый үзәкләр Казан, Төмән, Псков, Элиста, Грозный, Салехард, Екатеринбур, Кемерово, Улан-Удэ, Хабаровскида ачылачак.
Үз чыганагына сылтама белән РБК язуынча, федераль һәм төбәкләр бюджетларыннан моңа 400 миллионлап сум бүлергә ниятлиләр.
Сентябрь уртасында Татарстанда мәктәп укучыларына һәм һөнәри училище студентларына укуларының соңгы ике елында хәрби җыеннар уздырачаклары хәбәр ителгән иде. Хәрби җыеннар быел сентябрьдән киләсе елның июнь аена кадәр "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) фәне кысаларында үтәчәк, диделәр.
- Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, моның йогынтысы мәктәпләргә дә булды: яңа дәресләр генә түгел, яңа тәртипләр дә кертә башладылар, нигездә алар яшь буында ватанпәрвәрлек үстерүгә юнәлдерелгән.
- Әйтик, быелгы уку елында атнаның һәр дүшәмбесе марш белән чыгып байраклар күтәрү, гимнар җырлау белән башлана.
- Моннан тыш, быелгы уку елында 5-11 сыйныф укучылары өчен "Разговор о важном" дигән яңа дәрес барлыкка килде.
- Шулай ук Киләсе уку елыннан Русия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курслары барлыкка киләчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Хәрби әзерлек курсларын хәрби тәҗрибәсе булганнар: хәрби хәрәкәт ветераннары, куәт оешмалары хезмәткәрләре үткәрергә тиеш, дип саныйлар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум