Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровски мәчетенә йөрүчеләргә битлек кигән кешеләр һөҗүм иткән


Хабаровски мәчете
Хабаровски мәчете

Битлек кигән затлар мәчетнең ашханәсенә бәреп кергән, мәчеткә йөрүчеләрне һәм дин әһелләрен идәнгә егып салган һәм кыйнаган, шулай ук намаз кылу бүлмәсенең ишеген җимереп кереп, мөселманар өчен изге китапларны таратып ташлаган диелә.

26 декабрь көнне Хабаровски мәчетенең ашханәсенә битлекләр һәм "Георгий тасмалы" каскалар кигән 15 кешелек төркем бәреп кергән, дип хәбәр итә Әл-Фуркан порталы.

Алар мәчеткә килүчеләрне һәм дин әһелләрен идәнгә егып салган һәм кыйнаган, шулай ук намаз кылу бүлмәсенең ишеген җимереп кереп, мөселманар өчен изге китапларны, шул исәптән Коръәнне таратып ташлаган диелә.

Аш бүлмәсендә мәчет хезмәткәрләренә ашарга пешергән кызга да эләккән, диелә. Мәчеттәгеләр арасында борыннары сынучылар, куллары чыгучылар булуы әйтелгән.

Басма моны канунсыз яшәүчеләрне ачыклау белән бәйле тикшерү дип яза. Бу хәлгә дучар булганнар "милекне бозу" һәм "дин тотучыларның хисләрен мәсхәрәләү" турындагы җинаять маддәләре нигезендә полициягә мөрәҗәгать иткән диелә.

  • 2016 елда Хабаровскида "Содружество" мөселманнарның төбәк хәрәкәте бинасында да тикшерү уздырганнар иде. Аны төбәкнең ФСБ идарәсе, прокуратура һәм юстиция министрлыгы үткәрде.
  • Мөселман мәдәнияте, тарихы турында лекцияләр узган бинада китапханәне карадылар. Анда тыелган китаплар юкмы дип эзләгәннәр иде. Шулай ук тикшерүчеләр оешма эшчәнлегендә чит ил вәкилләре катнашмыймы, чит илдән акчалар килмиме дип тә кызыксынды.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG