Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголиядә борынгы башкала Каракорым шәһәрен торгызмакчылар


Каракорым тирәләре
Каракорым тирәләре

Монголия президенты Ухнаагийн Хүрэлсүх илнең хөкүмәтенә Монгол империясенең борынгы башкаласы Каракорым (Хархүрэм) шәһәрен торгызырга кушты.

Президент имзалаган фәрманның төп максаты — ил халкы өчен тормышның сәламәт һәм имин шартларын тудыру, төрле төбәкләрнең тигез үсешен тәэмин итү, милләтнең тарихын һәм мәдәниятен торгызу диелә.

Фәрманда шулай ук Орхон елгасы үзәнлегендә урнашкан мәдәни объектлар төзү һәм Монгол империясенең борынгы башкаласы Каракорым шәһәрен торгызу турында да сүз бара.

"800 ел элек бөек хан Орхон елгасы буйларында бөек Монгол империясенең башкаласы Каракорымны төзүне боерган. Ул — монгол халкының изге учагы. Орхон елгасы үзәнлеге илебезнең тарихи, мәдәни һәм дәүләти нигезе булып торган. Анда һуннар династиясенең башкалалары Аждаһа Каласы, Хар балгас һәм Тахай балгаска нигез салынган. Борынгы башкала Каракорым Монгол империясенең ул елларда бөтен дөньяның сәяси һәм икътисади үзәге булганын дәлилләүче тарихи-мәдәни мирас булып тора. Әлеге шәһәрне торгызу, әлбәттә, күп вакыт, акча, хезмәт таләп итәчәк. Әмма без, монгол халкы, берләшеп эшкә тотынсак, бөек Монголиябезнең учагы булган әлеге шәһәрне һичшиксез торгыза алачакбыз", дип белдерде президент.

  • Каракорым 1235-1260 елларда Монгол империясенең башкаласы булган, хәзерге Монголиянең нәкъ уртасында, Улан-Батырдан 360 чакрым ераклыкта урнашкан. Хәзерге вакытта бу шәһәрдә 9 мең тирәсе кеше яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG