Accessibility links

Кайнар хәбәр

OCCRP "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы Пригожинны "ел кешесе" дип таныды


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Евгений Пригожин "оештырылган җинаятьчелек һәм коррупция" номинациясендә җиңүче булды. 2014 елда бу номинациядә Владимир Путин "җиңгән" иде.

Коррупцияне һәм оештырылган җинаятьчелекне тикшеренү халыкара үзәге (OCCRP) Русия президенты Владимир Путинга якын эшкуарны, "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтен оештыручы һәм иганә итүче Евгений Пригожинны "оештырылган җинаятьчелек һәм коррупция" номинациясендә "ел кешесе" дип тапты.

"Быел Евгений Пригожин үз ватанында иң "караңгы" шәхес булды. Рәхимсез рәвештә көч куллану, җәзасыз калу ягыннан аның белән чагышырдай кешеләр аз", дип искәртәләр оешмада.

OCCRP "оештырылган җинаятьчелек һәм коррупция" номинациясендә "ел кешесе" дигән символик исемне 2012 елдан бирле тапшыра.

2014 елда бу номинациядә Владимир Путин "җиңгән" иде.

  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе. Ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • Ширкәт сугышчыларын күпсанлы сугыш җинаятьләре кылуда, шул исәптән мәхкәмәсез генә үлем җәзасы бирүдә шикләнәләр. Евгений Пригожин боларны кире какмый.
  • Язын, Украинадагы сугышта Русия хәрбиләре берничә мәртәбә хәрби уңышсызлыкларга дучар булганнан соң, Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте ил тоткыннарын сугышка җибәрә башлаган иде. Сугышта катнашырга ризалашкан тоткыннар ярты ел алгы сафта булырга тиеш, аларга атып үтерү белән янап, чигенүне һәм әсир төшүне тыялар. Исән калучыларга ярты елдан соң ярлыкау вәгъдә итәләр.
  • Америка күзләве мәгълүматынча, хәзерге вакытта Украинадагы сугышта Русиянең 40 меңләп тоткыны катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG