Киләсе елның 1 сентябреннән Русия югары уку йортларында хәрби әзерлек нигезләре укытыла башларга мөмкин, студентларны корал белән эш итәргә һәм "хәрби-сәяси вакыйгаларга бәяләмә бирергә" өйрәтәчәкләр. Бу хакта Русия мәгариф министрлыгының университетларга юллаган програмына таянып, "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Програмда әйтелгәнчә, студентларны автоматлар һәм АК-74 белән РПК-74 пулеметларын, Макаров пистолетын сүтеп җыярга, гранатлар кулланырга өйрәтәчәкләр.
Хәрби тәҗрибәсе булган укытучыларга сугыш алып бару ысуллары турында сөйләргә, студентларны Русия кораллы көчләре низамнамәләре белән таныштырырга киңәш ителгән.
Студентлар атом-төш коралы, химик һәм биологик корал турында да дәресләр тыңларга тиеш булачак.
"Хәрби-сәяси әзерлек" дигән бүлек кысаларында аларга "Русиянең дөньядагы урыны һәм роле" турында сөйләячәкләр, "халыкара хәрби-сәяси һәм эчке вакыйгаларга үз ватанының патриоты буларак бәя бирергә" өйрәтәчәкләр диелә.
Хәрби әзерлек курсы барлыгы 108 сәгать булачак, шуның 72 сәгате - аудиториядә үтәчәк, дип фаразлана.
Хәрби әзерлек курсы програмнары Мәскәүдәге дүрт университетка килде дә инде, дигән басмага бу уку йортларының вәкилләре.
Русия мәгариф министрлыгында бу документның дөреслеген расламаганнар да, кире дә какмаганнар, әмма шул ук вакытта белем бирү програмына хәрби әзерлекне кертү-кертмәүне һәр югары уку йорты үзе хәл итә, дип искәрткәннәр
- Хәрби әзерлек курсларын әзерләүләре турында декабрьдә билгеле булган иде. Аның төп максаты - студентларны гаскәргә яки дәүләт хезмәтенә әзерләү, диделәр. Мәгариф министрлыгының югары уку йортларына бу курсны киләсе елның 1 сентябренә кадәр кертергә киңәш итүе әйтелде.
- 26 декабрьдә Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиянең 16 төбәгендә дәүләт югары уку йортлары каршында яңа хәрби белем бирү үзәкләре оештыру турында канун имзалады. Төбәкләр арасында Башкортстан белән Татарстан юк.
- Элегрәк мондый үзәкләр 94 югары уку йортында бар иде. Кагыйдә буларак, аларда уку йортын тәмамлагач гади солдат булып гаскәргә китәсе килмичә, запастагы офицер дәрәҗәсе алырга теләүче студентлар укыды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум