Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус үз җиренә ракет төшү уңаеннан "Бу йә махсус эшләнмәгән эш, йә провокация" дип белдерде


Беларус басуына төшкә ракет калдыгы. 29 декабрь 2022
Беларус басуына төшкә ракет калдыгы. 29 декабрь 2022

Кичә, 29 декабрьдә Беларус үз җирләренә украин ракеты төшүен хәбәр иткән иде. Аны һава һөҗүменә каршы чаралар белән бәреп төшерүләре, ракет калдыкларының Брест өлкәсендәге Иванов районы Горбаха авылы басуына төшүе әйтелде.

Беларусның саклану министрлыгы Брест өлкәсенә украин ракеты төшү белән бәйле ике төрле фаразны тикшерә. Бу хакта Беларус зенит ракет гаскәрләре җитәкчесе, полковник Кирилл Казанцев белдерде.

"Бу хәл уңаеннан сораулар кала бирә һәм без ике төрле фаразны тикшерәбез: йә бу махсус эшләнмәгән һәм ракетның төзексезлеге, дөрес исәпләмәүләр белән бәйле хәл, йә Украина кораллы көчләренең алдан уйланган провокациясе", диде ул.

Кичә, 29 декабрьдә Беларус үз җирләренә украин ракеты төшүен хәбәр иткән иде. Аны һава һөҗүменә каршы чаралар белән бәреп төшерүләре, ракет калдыкларының Брест өлкәсендәге Иванов районы Горбаха авылы басуына төшүе әйтелде.

Бу хәл аркасында Украина илчесен Беларус тышкы эшләр министрлыгына чакыртып алдылар. Украина саклану министрлыгында исә "Кремльнең үзенең агрессив сугышына Беларусны тартып кертергә ниятләве Украина ягына билгеле", диделәр һәм моны Русиянең аңлы провокацияләре булырга мөмкин дип тә фаразладылар.

  • 15 ноябрьдә Русия Украинага көчле ракет һөҗүме ясады. Украинаның һава һөҗүменнән саклану системының ракеты Польша ягына төшеп, ике кеше һәлак булды. Ил президенты Анджей Дуда бу - "илгә һөҗүм түгел, мөгаен бәхетсезлек очрагы", диде.
  • НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг бу хәл өчен Украина җаваплы түгел диде. "Ахыргы җаваплылык – канунсыз сугыш алып баруын дәвам итүче Русиядә", диде ул.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды, Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG