Accessibility links

Башкортстанда Куштауны яклаган активист Рәмис Теләпколов намус һәм абруен яклауны сорап мәхкәмәгә дүрт дәгъва тапшырган


Рәмис Тeләпколов
Рәмис Тeләпколов

Дәгъвалар 2020 елның декабрендә матбугат чараларында чыккан язмалар белән бәйле, активист аларда үзе турында ялган мәгълүмат бирелгән дип саный.

Башкортстанда Куштауны яклаган активист Рәмис Теләпколов намус һәм абруен яклауны сорап мәхкәмәгә дүрт дәгъва тапшырган. Бу хакта ул ВКонтактедагы сәхифәсендә язды.

"50ләп мәгълүмати басма 150дән артык дөреслеккә туры килмәгән язма чыгарды, алар интернетта бүген дә бар", дип язган ул.

Аерым алганда, бу язмаларда активистның, имеш кабат исерек килеш машина йөртүе өчен полиция тарафыннан тоткарлануы; юл йөрү кагыйдәләрен бозганга 20ләп мәртәбә административ җаваплылыкка тартылуы; янәсе салымнарын түләми йөрүе, шулай ук апасының наркотиклар белән бәйле булуы турында хәбәр ителгән.

"Минем апам бөтенләй юк, туганнан туган апаларымның исә берсенең дә наркотиклар белән бәйле булуы ачыкланганы булмады", дигән Теләпколов.

"Аспекты" искәртүенчә, Рәмис Теләпколов мәхкәмәгә дүрт дәгъва тапшырган: ул шәһәр һәм район басмаларын берләштерүче "Башкортстан республикасы" нәшрият йортын, "Башинформ" агентлыгын, "Башкортстан" дәүләт теле-радио ширкәтен һәм Оренбурның "Без формата" басмасын җаваплылыкка тартуларын сорый.

  • Рәмис Теләпколов - Куштауны яклаучыларның координация шурасының элекке рәисе иде, шулай ук ул "Башкортстанның яшел калканы" ("Зеленый щит Башкортостана") экология хәрәкәтен оештыручыларның берсе.
  • 2020 елның августында Башкортстандагы "Сода ширкәте" Куштау шиханыннан чимал чыгарырга ниятләгәч, җирле активистлар моңа каршы чыкты. Тауда экология активистлары һәм БСК кешеләре арасында бәрелеш булды. Ахырда Башкортстан җитәкчесе Радий Хабиров Куштау эшкәртелмәячәк дип белдерде. Русиянең табигать һәм экология министрлыгы Куштауга төбәк әһмиятендәге аеруча саклана торган табигать җирлеге статусы бирде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG