Яңа елның беренче тәүлегендә Татарстанда 17 янгын чыккан, бу хакта Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтенә таянып, "Бизнес Online" яза.
"1 гыйнварда республикада 17 янгын чыкты, янгын сүндерүчеләр 10 кешене коткарды, бер кеше һәлак булды", диелә министрлык хәбәрендә.
2022 елның соңгы көнендә - 31 декабрьдә Татарстанда 20 янгын теркәлгән.
Янгыннарның күбесе тәмәке тарту аркасында һәм электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан диелә.
- Шул ук вакытта Татарстанда 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертелде. Ул пиротехника куллануны чикли. Документка ярашлы пиротехниканы сәнәгать объектларына, транспорт инфраструктурасына 500 метр читтә, күпкатлы һәм шәхси йортлардан 30 метр читтә генә куллану рөхсәт ителә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум