Accessibility links

Стәрлетамакта хакимиятләр уздырган йөгерешкә экоактивистлар противогаз киеп катнашкан


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Алар 31 декабрьдә Стәрлетамакта "көчле газ һөҗүме" булуыннан зарлана.

Кичә, 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыккан. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләгән.

"Яңа ел кичендә генә булса да һавадагы зарарлы матдәләрдән ял итәргә өметләнгән идек, әмма кичәге (31 декабрьдәге - ред.) газ һөҗүме шундый көчле булды, хәтта салатлар тураган арада Бердәм кизү деспетчер хезмәтенә (ЕДДС) шалтыратырга туры килде. Шуңа күрә без бүгенге "Вәгъдәләр йөгереше"ндә шәһәрдә яшәүчеләрнең кайберләре противогазлар киеп катнашуына аптырамадык", дип яза алар.

Стәрлетамак активистлары катнашкан "Вәгъдәләр йөгереше" - хакимиятләр, төзелеш һәм спорт ширкәтләре оештырган, йөгерүне популярлаштыру өчен уздыра торган чара.

  • Идел буе федераль бүлгесендә, шәһәрләрдә һава пычрануы ягыннан - Башкортстан беренче урында тора, дип язды республиканың экология министрлыгы мәгълүматларына таянып, җирле медиа чаралары. Зарарлы матдәләрне аеруча күп итеп Уфаның төньягындагы сәнәгать зонасы һәм республиканың "Башкорт сода ширкәте", "Таунефтехим", "Хайдельберг Цемент Рус", "Авангард", "Газпром нефтехим Салават", "Промводоканал", "Ишембай катализаторлар химик заводы" бүлеп чыгарган диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG