Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Израильнең Димәшк һава аланына һөҗүм итүен белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ике солдат һәлак булган, тагын икесе җәрәхәтләнгән диелә. Әлегә Израиль бу хакта фикер белдермәде. 

Израиль Сүрия башкаласы Димәшкнең көньягына һөҗүм иткән. Һөҗүм нәтиҗәсендә халыкара һава аланы эшкә яраксыз хәлгә килгән. Бу хакта Сүрия кораллы көчләренә сылтама белән Якын Көнчыгыш һәм Көнбатыш медиа чаралары җиткерә. Ике солдат һәлак булган, тагын икесе җәрәхәтләнгән диелә.

Сүриянең баш фатиры Британиядә урнашкан Кеше хокукларын күзәтү үзәге хәбәренчә, Израиль очкычлары "Хизбулла" шыгый хәрәкәте һәм Иранның ислам инкыйлабы сакчылары корпусы объектларына һөҗүм ясаган.

Сүрия ягы фаразынча, атышны Голан калкулыкларыннан алып барганнар. Әлегә Израиль бу хакта фикер белдермәде.

  • Узган ел Израиль Сүрия һава аланнарына, шул исәптән Димәшк һава аланына да һөҗүмнәрен арттырды, дип яза Reuters. Шул рәвешле Израиль гаскәре Иранның Сүриядәге һәм Лүбнәндәге (Ливан) беректәшләрен, шул исәптән "Хизбулла" шыгый хәрәкәтен кораллар белән тәэмин итүенә комачауламакчы булган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG