Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASА башлыгы: Кытай Айдагы кишәрлекләрне үзенә алырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Фәнни тикшеренүләр уздырган булып, Айдагы кишәрлекләрне баганалар белән чикләп куймасыннар, күзәтсәк яхшырак булыр", дигән NASA галәм агентлыгы мөдире Билл Нильсон.

Кытай Айның ресурсларга иң бай өлешләрен үзенә алып, анда АКШны кертмәскә мөмкин. Американың NASA галәм агентлыгы мөдире Билл Нильсон Politico журналына әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

"Бу – факт, без галәм ярышында катнашабыз. Фәнни тикшеренүләр уздырган булып, Айдагы кишәрлекләрне баганалар белән чикләп куймасыннар, күзәтсәк яхшырак булыр", дигән Нельсон.

Ул соңрак Пекин "Ераграк торыгыз, без - монда, бу - безнең җирләр", дип белдерергә мөмкин, дип сагая.

2030 елларда Пекин Айга беренче тапкыр кеше очыртырга ниятли. Мөгаен, Кытай АКШтан кала Айга кеше җибәрә алган икенче ил булыр.

Соңгы елларда Кытай Ай өслегеннән үрнәкләр җыю өчен берничә аппарат очыртты.

Пентагон мәгълүматынча, Кытай Айда элемтә ретрансляторлары да урнаштырырга ниятли. Айда үз инфраструктурасын корып, Кытай Көнбатыш илләренең киләчәктәге галәм программнарын элемтәдән томалый алачак, дип шикләнәләр АКШта.

Кытай бу гаепләүләрне кире кага.

  • 2025 ел ахырына АКШ Айга астронавтларын утыртырга ниятли. NASА-ның Ай миссиясе кысаларында Ай орбитасына экипажны 2024 елда очыртып җибәрергә ниятли. 2022 елның декабрендә исә Айны астронавтлардан башка гына яңа галәм көймәсе урап очты.
  • Элегрәк Русия дә Ай белән бәйле амбицияле програмын игълан иткән иде. "Роскосмос"ның элекке президенты Дмитрий Рогозин иярченне 2024 елга урап очачакларын вәгъдә итте, ә анда беренче космонавтларны 2030 елга төшереп утыртачакбыз диде. Соңрак космонавтларны утыртуны - бер елга, ә Айны урап очуны дүрт елга кичектерделәр, әмма белгечләр моны мөмкин хәл түгел дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG